Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БӨЕК ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, кадерле сабалылар!

Сезне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Изге бәйрәмнең кабат килеп җиткәнен барыбыз да  дулкынлану белән  көтеп алдык. 1945 елның 9 мае – гаять кадерле, истәлекле,  вакытлар узу белән дә хәтердән җуелмый торган изге  көн. Халкыбызның мәңгелек батырлык символы. Бу көн буыннар һәм вакытның аерылгысыз  элемтәсен, милләтләрнең  Ватанга мәхәббәтен, батырлыгын, тынычлыкка һәм татулыкка омтылышын чагылдыра. Халкыбыз зур   түземсезлек белән  көткән “Җиңү” дигән хикмәтле сүз үзенә  миллионлаган кешенең батырлыгын һәм каһарманлыгын, тылдагыларның фидакарь хезмәтен, шатлыклы   күз  яшьләрен, менә-менә безнең ирләр дә, уллар да кайтып керер дигән сүрелмәс өметне сыйдырган. 1945 елның 9 маеннан соң 73 ел вакыт узды. Еллар үтәр,  күп буыннар алышыныр, ләкин күңелләрдә бабаларыбыз, әтиләребез каһарманлыгы мәңге сакланыр. Бөек Ватан сугышы егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгасы, кешелек тарихының язмышын, киләчәген хәл иткән дәһшәтле чор булып тарихка кереп калды.  Илебезнең гаять зур сынаулы сугыш елъязмасында сабалы якташларыбыз да лаеклы урын алып тора.  Фронтка безнең районнан 8427 кеше китә, шуларның 4989ы яу кырларында  ятып  калды, хәбәрсез югалды. Кызганыч, сугыш юлларын үтеп, туган җиренә әйләнеп кайткан солдатларның да инде күбесе арабызда юк. Бүген районыбызда 16 сугыш ветераны һәм инвалиды яши. Ихлас йөрәктән чыккан рәхмәт хисләре белән исәннәр һәм якташларыбыз каһарманлыгын алдында баш иябез!

 Туплар тавышы ишетелмәсә дә, сугыш елларында районыбыз тулысынча хәрби вакыт кануннары белән  яшәде. Саба җире оккупацияләнгән территорияләрдән күченгәннәрне үзенә  сыендырды.  Районга барысы 3346 кеше, шул исәптән 1247 бала эвакуацияләнә. Казандагы госпитальләргә шефлык итү оештырыла. 1943 елның  февраль аенда гына да авыруларга 1,5 центнер ит, 15 мендәр, 50 тартма теш порошогы, ә фашистлардан   азат ителгән җирләргә “Алга”  колхозыннан (Югары  Утар)  гына да 19 сарык, 5 каз, 50 центнер  сөт һәм башка продуктлар җибәрелә. Районыбыз сугыш елларында  оборона фондына 1 ммиллион 514 мең 980 сум акча, 772 данә тун, 510 телогрейка, 3248 пар итек, 54618 пот икмәк, 86502 пот ит,  3308994 пот сөт, 396888 пот бәрәңге, 54618 пот яшелчә, 353514 пот йон, 33066 данә тире озатты. Тылдагы батырлыгы өчен 5109 райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында  фидакарь хезмәте өчен”  медале белән бүләкләнде.

  Җиңү бәйрәмен һәр тармакта матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршылыйбыз. Басу-кырларда хезмәт шавы. Торак пунктларны яшелләндерү-төзекләндерү икеайлыгы дәвам итә, өмәләр үткәрелә. Бөек Җиңү безгә тыныч тормыш бүләк итте. Куанып яшәү, балалар, оныклар үстерү, бәхетле булу мөмкинлеге бирде. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар! Илебезгә яңадан сугыш янамасын, киләчәк буыннарга кабат андый кайгыларны кичерергә язмасын. Бәйрәм белән!

Рәис Миңнеханов,

Саба муниципаль районы башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исаньмесез!!!Рахмят яусын сезгя,Раис Нургалиевич Миннеханов.Безне хэрмятлагянегез эчен,сезне аллаhыбыз хэрмятласен,сезгя эшлярегездя ярдамь итсен.