Саба таңнары

Сабинский район

Район яңалыклары

 Бөрә  буенда  – Төзүчеләр Сабантуе

Бүген  “Сабантуй”  мәдәни-спорт комплексында  Төзүчеләр көненә багышланган чаралар узды.

 

    Бүген  “Сабантуй”  мәдәни-спорт комплексында  Төзүчеләр көненә багышланган чаралар узды. Борынгы һөнәр кешеләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов котлап, аларга мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм эштә югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәмәрдән   күптармаклы  җитештерү  предприятисе шоферы Фидаиль Ибраһимовны “Татарстан Республикасының  атказанган торак-коммуналь  хуҗалыгы  хезмәткәре” дигән  мактаулы  исемгә  лаек булуы белән котлады. Ул 1991 елдан  бирле  ассенизация  машинасында оешмаларга һәм  халыкка  хезмәт  күрсәтә. Аңарчы 11 ел Шәмәрдән “Заготбаза”сында ГАЗ-52” фургонында  эшләгән. Фидаиль Биктимер  улы Төзүчеләр Сабантуена кызы һәм  оныгы белән   килгән   иде. “Әтисенең хезмәте шулай  бәяләнүе безнең  өчен зур горурлык”,–ди Айсылу.

Күпьеллык нәтиҗәле  хезмәте,  социаль объектларны  төзүгә һәм  ремонтлауга  шәхси өлеш кертүе  өчен  “159 ПМК” җәмгыяте прорабы Марат Нәбиуллин Төзелеш,  архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы  белән бүләкләнде. “159нчы ПМК” оешмасы быел  10га  якын объектта  эш  алып  бара.Марат Әһлиулла  улы   чирек гасыр  гомерен төзелеш эшенә  багышлаган,  коллективта абруе зур.

Хәзерге көндә төзүчеләр районда  60ка якын объектта  эш  алып  бара. Иллегә  якын программаны   тормышка  ашыруда “159нчы ПМК”, “ПМК Мелиорация”, “Ак таш”, “Кристалл”, “Рыбнослободский-Универсалстрой”, “Ремонт-строй-сервис” “Идел”, “УПТК”, “Гафэль”җәмгыятьләренең, “Алтын Групп” компаниясенең, “Татаавтодор”ның Саба филиалы, “МДСУ” оешмасы һәм башка подрядчыларның өлеше зур. Райондагы барлык  төзелеш эшләрендә  бер  меңнән артык   кеше катнаша.

Бәйрәмгә  килгән төзүчеләр спорт  ярышларында,  төрле  уеннарда  актив  катнаштылар. Татарча  көрәштә 75  килограммга  кадәр  үлчәүдә  Нияз Хәлиуллин (“159 ПМК”) – 1нче, Данияр Мифтахов (МПП Саба) –2нче, Рөстәм  Гатиятов (МПП Саба) 3нче  урынны  алдылар. Авыр  үлчәүдә  (75 кг. нан  югары)  Рифат Ахунҗанов (“159нчы ПМК” ) җиңү  яулады һәм  ул абсолют батыр  исемен дә  алды. Салават Гәрәев  (МПП Саба),  Алмаз Гайфуллин  (МПП Шәмәрдән) призерлар  булдылар.

Бәйрәм  барышында лотерея  уены  да   үткәрелде. Лототронга бәйрәмдә  катнашкан  барлык төзүчеләрнең исем-фамилияләре язылган иде. Иң  зур бүләкләр Шәмәрдән  күптармаклы җитештерү  предприятиесе  сәркатибе Нина Газизовага  (бензин пычкысы), эшчесе Валерий Васильевка (арба),  “159нчы ПМК” җәмгыяте  җитәкчесе Илнар Нәбиуллинга (ике  метрлы баскыч (стремянка) чыкты. Бәйрәмне тамада Салават  Яруллин  алып  барды. Эдуард Данилов,  Ләйсән Миңнуллина   җырлары  ямьләндерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев