Чананы җәйдән әзерләгәннәр
Бөртеклеләр, сызма культуралар җыеп алынгач, малларга җитәрлек азык туплангач, игенчеләр тыныч күңел белән йөри ала. Терлекчеләр өчен киеренке кышлату чоры башлана гына әле.
Гөлнара Ширеева эшен яратып башкара.
Тораклар тиешенчә ремонтлана , агарту-дезинфекция үткәрелә, бозаулар ачык һавадан эчкә күчерелә. Бигрәк тә яшь терлекләрне тәрбияләү, саклап калу – мөһим мәсьәләләрнең берсе. Терлекчелекнең киләчәге сәламәт, нык бозаулар. Шушы мәсьәләнең хәл ителешен аерым хуҗалык мисалында күрсәтү өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев белән “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бригадасында булдык. Кышлатуның барышы белән бригада җитәкчесе Айнур Мөхетдинов таныштырды. “Кышка әзерлеккә җәйге чордан керешелде. Терлек азыгына килгәндә, 7700 тонна сенаж, 9550 тонна силос, 450 тонна печән, 600 тонна салам әзерләнде. Җирләребез күп булмаса да, запас та туплый алдык. Шуларны моноазык итеп әзерләп, сыерларга 45 кило исәбеннән ашатабыз. Бүгенге көндә савылган 225 сыер уртача 24,9 литр сөт бирә. Үсеш – 103 процент. Ел ахырына 108 процентка җиткерергә планлаштырабыз”,– диде җитәкче.
Ягъни үсешкә ирешүдә бозаулыйсы 80 баш сыер һәм тана бирә башлаячак продукциягә исәп тоталар хуҗалыкта. Малларның баш санын быел туган яшь маллар (255 баш) тулыландырган. Барысы да исәнсаулар. Моңарчы ачык һавада тотылган бозауларны өйчекләре белән бергә 2018 елда төзелгән торакка керткәннәр. Аларны 2 айга кадәр 4 терлекче тәрбияли. Без Гөлнара Ширеева белән Гөлзирә Минкәбирова сменасына туры килдек. “Үзебезнең яшь балалар кебек тәрбиялибез. Бигрәк тә матурлар бит алар. Сөт, катнаш азык, солы бирәбез, яшьрәкләренә җәен укучы балалар җыйган витаминлы үләннәр кайнатып эчертәбез. Тәүлегенә 800 граммнан артык (төгәл сан – 836 гр.) үсеш бирәләр”,– ди терлекчелектә 30 ел эшләүче Гөлнара Ширеева. Терлекчеләр 2 айга кадәр дөрес тәрбияләнгән бозауларның 15-16 айдан каплатырлык булачагын белеп эшли. Симертү үгезләре тагын тизрәк үсә Явлаштауда, алар көнгә 922 грамм артым бирә. Сыерларны өч тапкыр савуга көйләнгән торакларда да хезмәт режимы иртәнге 4 сәгать 15 минуттан башлана. Йөз башка исәпләнгән торакта Кукмара районы Филипповка, Кызыл Чәчәк авылларыннан килеп, апалы-сеңелле Татьяна Иванова һәм Людмила Максимова эшли. Аларны машина белән барып алалар, илтеп куялар. “Үз авылыбызда эшкә барган шикелле генә. Ыгы-зыгы, мәшәкать белән вакытның үткәне дә сизелми. Күрсәткечләр яхшы булса, хезмәт хакы алганда күңелле инде. Эшебезнең бәясен беләләр”,– ди Людмила Максимова. Ике йөз башлы сыер торагында Фаягөл Газизҗанова һәм Гөлнара Шамиловага кул алмашка Мишәбаштан яшьләр – Алия Әхмиева белән Гөлия Исмәгыйлова килгән. “Коллектив бердәм, һәркем үз вазифасын белә. Хезмәт шартлары булдырылган. Эшебезнең бер уңайсыз ягы – фермага керү юллары начар инде”,– дип үз сүзен ферма мөдире Фаил Тимергалиев та әйтте. Һәм, әлбәттә инде, барысы да авылларында заманча савым аппаратлары белән җиһазланган яңа терлек тораклары турында хыяллана. Хәзерге токым сыерлар зур гәүдәле, узган гасырда төзелгән торакта яту урыннарына сыешмаганнары да күренеп тора. Без дә яңарыш Явлаштауны урап үтмәс дип ышандырыйк. Коллектив көндәлек мәсьәләләрне хәл итә-итә, җитештерүне киңәйтүне күздә тотып эшли.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев