Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры

Кичә Балык Бистәсендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры булып узды.

Ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә. Быел әлеге бәйгедә районыбызның 4 асыл хатын-кызы катнашып, мәртәбәле жюри һәм тамаша залындагы күпсанлы халык каршында төрле яклап үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурска республикабызның 10 муниципаль берәмлегеннән иң оста, иң булган 48 хатын-кызы һәм ир-аты килгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Кызыл Мишә авылында гомер кичерүче, авылның ак әбие- абыстай Зәләфрүз апа Гаттарова («Мәдәният һәм рухият» номинациясе), «Кибәче» бүлекчәсенең Тәбәк фермасы бозау караучысы Язилә Сөнгатуллина («Минем һөнәр- минем горурлык») җиңүчеләр дип табылдылар. Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Рәмзия Сафина («Минем һөнәр- минем горурлык» номинациясе) һәм «Хатын-кыз ана» номинациясе буенча чыгыш ясаган Сабабаштан Гүзәлия Габдерахманова да бәйгенең махсус дипломнарына лаек булдылар. Гүзәл затларыбызны котлыйбыз! Бәйге турында тулырак газетабызның алдагы санында.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев