Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эш сөйгәнне ил сөя

Бөтен хезмәтне дә күрсәткечләргә салып, нәтиҗәсен күләмле саннарда чагылдырып булмый. Башкарылган эшләре тау кадәр булып да, халык белмәгән тыйнак хезмәтләр бар. Район прокуратурасының I разрядлы өлкән белгече, шул ук вакытта канцелярия мөдире Илсөя Шәяхмәтованыкы нәкъ шундыйлардан.

undefinedИлсөя ханымның прокуратурада эшли башлаганына тиздән 27 ел була. Тенекидә туып-үскән кыз   мәктәптән соң Казан төзелеш техникумын тәмамлый. Язмыш кушуы шулдыр, 1993 елда ул чактагы прокурор Фарат Сәлахетдинов хәер-фатихасы белән эшкә алынган Илсөя ханым  бүген әлеге хезмәттә иң тәҗрибәлеләрдән санала. Башкарган эше  бик тә җаваплы: прокуратурага йомышы төшкән  һәрбер  кешене иң беренчеләрдән булып ул кабул итә, бирегә адресланган бөтен  төр документ та иң элек аның кулы аша  теркәлү уза. Прокурор имзалаганнары үзвакытында тиешле урыннарга тапшырыла. Архив документлары бүлмәсе беренче катта урнашканлыктан, Илсөягә баскычлар буйлап көненә ничә тапкыр урарга туры килгәнен  ул  үзе генә  белә. Кыскасы, җилдән җитез ханым бетмәс-төкәнмәс кәгазь  эшләрен зур җаваплылык, үтә төгәллек белән  алып бара.  Бирегә беркем дә шатлыгын уртаклашырга килми, һәркемнең моң-зарын тыңларга, кеше белән яхшы мөгамәләдә булу шарт. Нәфис кенә гәүдәсенә никадәр  көч-егәр, тырышлык-сабырлык сыйганлыгына сокланмый мөмкин түгел. «Күңелемә ятышлы хезмәт башкаруым белән бәхетлемен. Яратмасам, бер урында  27 ел эшли алыр идем микән?  Шушы өлкәгә бер кереп киткәч, баш-аягым белән эшкә чумдым. Хезмәт юлымда 4 прокурор белән эшләргә туры килде. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтлемен. Коллективыбыз зур түгел, барлыгы алты кешене берләштерә. Аллага шөкер, бердәм, дус булып фикерләшеп эшлибез. Прокурорыбыз Зөфәр Мәүлетович  бик кешелекле кеше, таләпчән җитәкче. Хезмәтемнән ямь дә, тәм дә табып эшлим», - ди Илсөя Шәяхмәтова.  Әлбәттә,   гаиләңдә иминлек, терәк-таянычың  булу хезмәтеңдә чагылыш тапмый калмый.  Илсөя бу яктан да бик бәхетле ханым. Тормыш иптәше Мөдәррис белән 29 ел элек үзләре корган җылы ояда   ике ул  тәрбияләп үстергәннәр. Егетләрнең икесе дә КНИТУ (КАИ) да программист белгечлеген сайлаган. Искәндәр Казанда  әлеге юнәлештә эшли, Инсаф  быел 1 курсны тәмамлый. Илсөя ханым  гаиләдә килен-каенана мисалында да күпләргә үрнәк булып торырлык: 27 ел гаиләдә  уңган, итәгатьле килен булып яшәп,  каенанасы  Асия  апаны  тәрбияләп соңгы юлга озаталар.

«Илсөя Ризвановна – табигате белән бик тыйнак, сабыр кеше.  Кайсыбер кешеләрнең озак еллар эшләү дәверендә  шомарып, күпмедер дәрәҗәдә үз-үзенә ышанычы барлыкка килгән була. Безнең Илсөя һәр көнне беренче тапкыр эшкә тотынгандай зур җаваплылык тоя. Бүгенге эшне иртәгә калдыру аңа бөтенләй хас түгел. Ул архивны да алып бара, сәркатип тә, документлар әйләнеше дә аңа йөкләнгән. Бик итәгатьле ханым,  татар хатын-кызларына  хас бөтен күркәм сыйфатлар да аңарда тупланган. Нинди генә хәлләрдә дә үзен кулда тота белә, кысадан чыкмый.  Гаиләсе дә бик күркәм. Бик матур җырлый торган талантын да әйтеп узмый булдыра алмыйм. Хезмәт коллективларының  үзешчән сәнгать чараларында аның үзенә хас аһәңнәр белән башкарылган  чыгышларын тамашачы яратып көтеп ала. Гомумән, Илсөя Шәяхмәтова – Саба районын бизи торган гаиләләрнең бер вәкиле.  Без мондый хезмәттәшебез белән бик горурланабыз. Бергәләп алдагы хезмәт елларын да каршыларбыз дип ышанам»,–  дип район прокуроры Зөфәр Абитов хезмәттәше эшчәнлегенә югары бәя бирде. Мондый җылы бәяләмәдән соң инде  артык   сүзләр  кирәкмидер дә. Ашыга-ашыга яратып барыр эшең, өеңә сагынып кайтыр кешең, йөрәгеңдә егәр-көчең булганда үзеңне  бәхетле дими ни дисең? Гомер буе шушы бәхетләрең янәшә атласын иде, Илсөя ханым!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев