Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрлек кризиска каршы яклана. “Яшен” жәмгыяте эшчәнлеге дә аеруча зыян күргән тармакка кертелде

Билгеле булганча, Татарстанда бизнесның зыян күргән тармакларына ярдәм итү буенча 1,3 миллиард сумлык программалар пакеты әзерләнгән.

Районның  кече һәм  урта бизнес вәкилләре пандемия чорында икътисадка булышлык чараларыннан ни дәрәҗәдә файдалана?

  Билгеле булганча, Татарстанда  бизнесның зыян күр­гән тармакларына ярдәм итү буенча 1,3 миллиард сум­лык программалар пакеты әзерләнгән. Чаралар бик вакытлы һәм мөһим. Бу хакта  тулырак  Саба муни­ципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр  үсеше һәм  эшмәкәрлеккә  ярдәм итү бу­енча  урынбасары Илнур  Котдусов сөйли.

 – Билгеле булганча, районда  1000нән артык  урта һәм  кече эшмәкәрлек  субъекты теркәлгән. Аларның  – 310ы юридик затлар, 691е  шәхси эшмәкәрләр һәм  700гә якыны үзмәшгуль кешеләр. Пан­демиягә бәйле рәвештә агымдагы елның 30 мартыннан районда 433 хуҗалык итүче субъект эшчәнлеге тукталган яисә чикләнгән иде. Бүгенге көндә аларның 429 үз эшен яңадан башлап җибәрде. Шул ук вакытта, әлегә 4 субъект (нигездә җәмәгать туклануы оешмалары) чикләнгән эш режимында  кала.

 Район башкарма комитеты тарафыннан кече һәм урта бизнес субъектлары эш­чәнлегенә мониторинг үт­кәрелә.   РФ Хөкүмәтенең “Яңа йогышлы коронавирус таралу нәтиҗәсендә вәз­гыять начарлану шартларында аеруча  зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында“гы  Ка­рары (03.04.2020, №434) ни­гезендә, безнең район­да 283 хуҗалык итүче субъ­ект­ның эшчәнлеге аеруча зыян күргән тармакларга кертелде. 

 Федераль закон таләпләре нигезендә районда  хуҗалык итүче субъект салым органы аша субсидия алу хокукына ия (Дэвамын "Саба таннары" газетасыннан  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев