Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзмәдә кышкы спартакиада булды

Бүген  Эзмә авыл җирлегендә  ТАССРның –100, районның 90 еллыгына багышланган кышкы спартакиада үткәрелде.

Бүген  Эзмә авыл җирлегендә  ТАССРның –100, районның 90 еллыгына багышланган кышкы спартакиада үткәрелде. Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Спартакиада 300гә якын кешене үзенә җыйды, шуларның 200ләбе чаңгыда  узышты. Тамаша карарга  олысы-кечесе чыккан   иде. Барысы да тәмле пылау, коймак белән сыйланды, кайнар чәй эчте. Чаңгы ярышларында укучылардан Камил Нигъмәтҗанов, Лиана Хәбирова (I-IV сыйныфлар), Азат Сафин, Алисә Исмәгыйлова (V-VIII сыйныфлар),  Ильяс Гатиятуллин, Эльвина  Шәйхуллина (IX-XI сыйныфлар), хатын-кызлардан Фәридә Рәхимова, Гөлнара Заһидуллина, Равия Фәс­хетдинова, ир-атлардан Нияз Таипов, Данил Ганиев, Рушан Алякимов, Дамир Шакирҗанов, Әмин Миңнегулов үз яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Барлыгы 13 команда катнашкан волейбол уенын Кукмарадан   килгән “Степан  Разин”  командасы отты. Саба районының  җыелма “Светофор”  волейболчылары  2нче  урында. “Курсабаш”  командысы – 3нче, эзмәлеләр 4нче  урынга  чыкты. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталарны эшләр  эшләре һәм  спорт  бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, Эзмә авыл  җирлеге башлыгы  Альмир Шәйхетдинов тапшырды. Спартакиаданың спонсорлары –  «Игенче», “КФХ Әхмәтов” хуҗалыклары, «Саба ПМК Мелиорация», “Саба җитен”, “Сабагро” җәмгыятьләре, А.Мәүлетов, А.Зарипов, “В.Әхмәтов”, “Ч.Габдерах­манова” предприятиеләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев