Эзмәдәге кышкы спартакиадада катнашырга күрше районнардан да килделәр
Эзмә авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада үткәрелде.
Тамаша карарга олысы-кечесе чыккан иде. Барысы да ике урында пешкән пылау белән сыйланды, кайнар чәй эчте. Чаңгы ярышларында мәктәп укучыларыннан Сафия Галимова, Самир Дәминов, Салават Галиев, Лиана Хәбирова Әдилә Хөснетдинова, Ришат Галимҗанов, Дилэрэ Гатауллина, Сөмбелә Биктимерова, хатын-кызлардан Илүзә Солтанова, Гөлнара Заһидуллина, Хания Галимуллина, ир-атлардан Нияз Таипов, Данил Ганиев, Делюс Вәлиуллин, Дамир Шакирҗанов, Әмин Миңнегулов үз яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталарны башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тапшырды. Барлыгы 10 команда катнашкан волейбол уенын Кукмарадан килгән “Степан Разин” командасы отты. Курсабаш авыл җирлеге егетләре 2нче, Биектау волейболчылары 3нче урында. Хоккей уенына авыл җирлеге командалары гына кертелде һәм уен Эзмә командасының җиңүе белән тәмамланды. Икенче урында – Олыяз, 3нчедә Иләбәр командалары. Аларны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов бүләкләде. Спартакиаданың спонсорлары – «Игенче», “КФХ Әхмәтов” хуҗалыклары, «Саба ПМК Мелиорация», “Саба җитен”, “Сабагро” җәмгыятьләре, А.Мәүлетов, А.Зарипов, “В.Әхмәтов”, “Ч.Габдерахманова” предприятиеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев