Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Футбол уйнап котладык

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан без быел Мәртен авылында ир-егетләребезне футбол уйнап котладык. Билгеләнгән вакытка авыл халкы да,күрше Туктар авылы командасы да,кунаклар да җыелган иде.

Кардан  чистартылган  мәйданга музыка көйләнгән,учак ягу  өчен кирәк-ярак хәстәрләнгән,иганәчеләре  дә  табылган. Учакны тергезеп җибәргәннән соң алып баручы  Чулпан Билалова  хатын-кызлар  исеменнән  ир-егетләрне бәйрәм белән котлап,бүгенге  җыелуыбызның  сәбәбен  аңлатып  бәйрәмне ачып җибәрде. Уенны беренче булып алтышар  хатын-кыздан  торган  “Туктар  йолдызлары һәм “Хәй Саба”командалары ачып җибәрде.Уенның төп шартына туры китереп “Туктар йолдызлары”барысы да итәкләр киеп килгән.Хөкемдар Раил  Сафиуллин уенның тәртипләре белән таныштырып,сыбызгысын сызгыртканнан соң хатын- кызларыбыз туп артыннан йөгерегә кереште. Барлык шартларын үтәргә тырышып, аларның  уены “Хәй Саба”командасы файдасына 1:0 исәбенә төгәлләнде. Аннан чират “Мәртен  батырлары” һәм ”Мәртен  яшьләре”командаларына җитте (бу команда турында  әниләренә каршы кызлары уйнады дисәк тә була).Аларның да исәбе “Мәртен батырлары”файдасына 1:0 булып тәмамланды.

 Чара барышында туңып торучылар дабулмады,балалар  гөҗ килеп  таудан чана шуды,җанатарлар  учак тирәсендә җылынды. Микрафонда  бер кулдан  бер кулга күчеп уеннарны  алып  баручылар да үз фикерләрен җиткерергә ашыкты.

Өченче урын өчен “Туктар йолдызлары” белән “ Мәртен  яшьләре”көрәште.Өстенлек “Мәртен яшьләре”нә бирелде.Беренче һәм икенче урыннар өчен кабат  “Мәртен  батырлары” һәм  “Хәй Саба”  командалары мәйдага чыкты.Яшьләре  50дән  арткан  ханымнардан торган “Мәртен батырлары”командасына җиңү елмайды.

Хикмәт җиңүдә түгел,ә табигатьнең  шундый матур,кояшлы, язга якынлашкан  көнендә бергә җыелып  аралашу, тәннәрне  бераз язып алу,күңел ачу иде. Чараны оештыручылар га  иганәчебез    Галиев Марат Ибрагим  улының ярдәме булган. Шул акчага бүләкләр алынган, шашлык әзерләнгән, табын өчен кирәк-яраклар  алынган. Шашлыкны Гайсә һәм Нурзия Сөләйманова  хәстәрләп, пешереп тә ашаттылар. Урын алучыларга кечкенә генә булса да бүләкләр дә тапшырылды.

Мәйданнан 8 Март- Хатын-кызлар көне уңаеннан да берәр чара  оештырырбыздип таралыштык

Фото: https://vk.com/club50512372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев