Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң мөһиме катнашу диделәр

Сабада Аргамак» картодромында үткәрелгән “Милләтләр кроссы -2020” трассасына 300дән артык  кеше   чыкты.

Сабада Аргамак» картодромында үткәрелгән “Милләтләр кроссы -2020” трассасына 300дән артык  кеше   чыкты. Көне дә,  ярышта  катнашучыларның  кәефе дә шәп иде.  Кросста катнашучыларны спорт бәйрәме белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Иң элек дистанциягә  Сабаның барлык бакчалары балалары басты. Аларның берсе дә  берсе дә бүләксез  калмады. Аннары  башлангыч сыйныфлар  укучылары   йөгерде. Иң озын дистанцияне югары сыйныф  укучылаары  узды. Алар җиңүчеләрне  2500 метрда йөгереп  ачыкладылар. Кызлар арасында  әлеге дистанцияне гимназиядән Сөмбел Биктаһирова, егетләр арасында   Эзмә урта мәктәбеннән Салават Галиев  беренче булып йөгереп  уздылар.  

Җиңүчеләр һәм призерлар:

1-4 сыйныф

Мөхәммәт Исмәгыйлев -3 урын

Самир Даминов -2 урын

Камил Вилданов -1 урын

 

Адилә Әхмәтова– 3 урын

Дилә Нигъмәтҗанова– 2 урын

Зилә Хабибрахманова - 1 урын

 

5-8 сыйныф

Алим Шагиев– 3 урын

Ришат Галимҗанов -2 урын

Зөлфәт Хәнипов - 1 урын

 

Ләйлә Мөхәммәтшина -3 урын

Регина Закирова– 2 урын

Адилә Хөснетдинова -1 урын

 

9-11 сыйныф

Азат Кашапов– 3 урын

Ильяс Гатиятуллин -3 урын

Илзат Габдрахманов -2 урын

Салават Галиев -1 урын

 

Энесса Шамаева– 3 урын

Ләйсән Борһанова– 2 урын

Сөмбел Биктаһирова– 1 урын

 

Олылар

Данил Ганиев -3 урын

Хуҗин Рамил -2 урын

Марсель Шәрипов -1 урын

 Гөлнара Заһидуллина– 3 урын

Алия Мөбәрәкова– 2 урын

Дилә Шәрәфиева– 1 урын

 

Җитәкчеләр

Илдар Закиров (янгын   сүндерү часте) – 3 урын

Фәнис Закиров (хәрби комиссар) -2 урын

Рамил Габдулманов (“Сабантуй” спорт комплексы) -1 урын

 

Эльвира Сабирова (“ Шоколад” балалар бакчасы) -3 урын

Гүзәл Закирова (Балкыш” үзәге)-2 урын

Гөлчәчәк Хуҗина (район хакимияте)– 1 урын

 Спорт  бәйрәменнән барысы да  канәгать  калды. Призерлар була алмаучылар иң   мөһиме, катнашу  диделәр

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев