Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИЛ САКЛАРГА КИТӘЛӘР

Россиядә быел язгы хәрби чакырылыш коронавирус пандемиясе шартларында бара. Әлеге кампаниядә безнең районнан 225 егет катнаша, армия сафларына шуларның 39е китәчәк. Хәрби частьларга беренче озату 18 майда һәм 1 июньдә булды инде, чираттагы 19ында көтелә. Алар хәрби бурычларын Ерак Көнчыгышта, Мәскәү янында, Йошкар-Олада район шефлык иткән частьларда үтиячәк.

Быел егетләр армиягә коронавируска тест узганнан соң гына алына. Шөкер, барысы да тәртиптә. “Килеп туган вәзгыятьтә призывникларны хәрби хезмәткә озатканда барлык саклык чаралары да күрелә, санитария таләпләре үтәлә. Борчылырлык урын юк”,– ди Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров чакырылучы егетләрнең әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп. Язгы чакырылыш 15 июльдә тәмамлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев