Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҖИРЛЕК БАШЛЫКЛАРЫ ХИСАП ТОТТЫ

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Узган атнада Югары Симет, Мичән, Олы Шыңар, Килдебәк, Олы Нырты, Мишә авыл җирлекләре башлыклары 2019 елгы эшчәнлекләре турында хисап тоттылар.

Һәр җыелышта башкарылган эшләр белән бергә алга таба хәл итәсе мәсьәләләр дә күтәрелде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев докладыннан күренгәнчә, узган ел җирлектә шактый күләмле эшләр башкарылган. Яңа Мичән һәм Иске Мичән авылы урамнарына 885 мең 361 сумга  юл салынган, мас­терскойга капиталь ремонт ясалган, Яңа Мичән мәдәният йорты ремонтланган. Узган ел җирлек  1 млн. 500 мең сумлык грант отуга  ирешкән. Грантка – трактор сатып алынган, Яңа Мичәннең Строительная урамына 266 м юл салынган, Керәнне авылында кибет эшләнгән. Җирлек башлыгы агымдагы елда үзара салым акчасына  Иске Мичән авылында кибет төзү, иске йортларны сүттерү, Керәнне авылында МФЦ төзү планлаштырылуын әйтте. Югары Симет авыл җирлегендә 2020 ел өчен  үзара салым җыюны референдум үткәрмичә, җыенда хәл иткәннәр.   “Җыелган акча Югары Симет авылындагы Төзелеш урамы  юлларын төзекләндерүгә һәм Түбән Симет авылында чишмә суын тоташтыру өчен  проект төзүгә тотылачак“, – диде җирлек башлыгы Илгизәр Әх­мә­дуллин. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов та 2019 ел өчен хисап тотканда, авылда төпләнеп калган яшьләргә  ел саен  төрле программалар нигезендә йортлар җиткерү өчен акчалата ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Мәсәлән, узган ел авыл җирлеге буенча 4 гаилә яңа йортлы булган,тагын  дүртесе салынып килә, 14 гаилә торак шартларын яхшырту буенча программаларга кертелеп, чират көтәләр. Кече  Шыңарда  “Яшь белгечләр өчен яңа торак“ программасы буенча  5 йорт төзелеп куллануга тапшырылган. 2019 елда җыйналган үзара салым авыл урамнарын төзекләндерүгә тотылган. 2020 елда    Кече  Шыңар авылында  “Яшь белгечләр өчен яңа торак“ программасы буенча  – 3, Чулпыч авылында 4 йорт төзү планлаштырыла. Мишә авыл җирлегендә җирле бюджетның иң күп өлеше (8733685 сум) җирлекне төзекләндерү чараларына тотылган.Үзара салымга Сабабаш авылында зират төзекләндерелгән, иске агачлар киселеп, 150 метрлы койма тотылган, Лесхозда, яр буенда җәяүлеләр өчен күпер ремонтланган. “Агым­да­гы елда үзара салым юллар төзекләндерүгә тотылачак, яр буен ямь­ләндерү эшләре дә­вам итәчәк, биредә ба­лалар өчен уен зонасын булдыру да күздә тотыла”, – диде җирлек башлыгы Азат Гатиятуллин. Килдебәк авыл җирлегенә кергән Кил­дебәк, Туктар, Мәртен авылларында барлыгы 392 хуҗалык исәпләнә (шуның 34е буш йортлар), 943 кеше яши. Җирлектә 4  яңа йорт файдалануга тап­шы­рыл­ган,  арендага  5 йорт төзелгән. Шәхси яр­дәмче хужалыгын үс­терү өчен  9 кеше барлыгы 1 200 000 сумлык  авыл хужалыгы кре­диты алган. Демография мәсьәләсенә килгәндә, җирлек башлыгы Нияз Заһидуллин китергән саннар куан­дырырлык түгел: 2019 елда 5 бала туган, 15 кеше үлгән, 4 пар яңа гаилә корган. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Ра­фис Сәфәргалиев җы­енда былтыр бюджеттан бүленгән акчалар хисабына  җирлектә нинди проблемалар хәл ителүе, үзара салымга башкарылган эшләр турында сөйләде.

Фоторепортажлар: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019-eldagy-khezmt-ntilren-bagyshlangan-khalyk-yennary-29-gyynvar-knne-nyrty-leskhoz-kildebk-avyl-irleklrend-tte

http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019-eldagy-khezmt-ntilren-bagyshlangan-khalyk-yennary-30-gyynvar-knne-michn-avyl-irlegend-tte

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X