Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кадетларның чираттыгы уңышы

“Җиңү” (“Победа”) хәрби-патриотик уеннарының Мәскәүдә узган финалында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган Икшермә кадет мәктәбе-интернаты укучылары кабат зур уңышка ирештеләр.

Укытучылары Александр Петров җитәкчелегендә 8 егет һәм 2 кыздан тупланган команда конкурсның 6 дисциплинасын да уңышлы үтеп, “Разведчик сукмагы”н узганда аеруча ныклык, ихтыяр көче, җитезлек күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 78 команда арасында 5нче призлы урын алдылар. Икшермә кадетлары “Патриот” уеннарында Татарстан данын инде 5нче тапкыр яклады, шуның өчесендә призер булды. Команданы ярышка әзерләүдә гимназия һәм Шәмәрдән лицее укытучылары Дилүс Вәлиуллин белән Илнур Хәйриев та булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев