Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Калатау буенда Сабантуйда Казан егете батыр булды

Эзмә авыл җирлегендә Өтернәс авылы янындагы ямьле Калатау итәгендә үткәрелгән Сабантуе яшен-картын үзенә җыйды.

Бүгенге якшәмбе  Иләбәр, Эзмә, Өтернәс  авылларында  яшәүчеләр өчен бәйрәм булды һәм шушы авылларда туып-үскәннәр, аннары  читкә чыгып киткәннәр дә  күп  кайткан   иде. Тау итәгендәге  сәхнәгә чыгып җырлаган, шигырь сөйләгән балалардан, син кайдан килдең  сорыйлар, мин сиңа әйтим, тегеләр барысы да  диярлек ”Казаннан”  дип җавап бирәләр. Шәһәр балаларының авылларда  яшәүче әбиләрен Тукай  шигырьләрен татарча чатнатып   сөйләүләре   сөендерде, әлбәттә. Ә аңарчы Сабантуйга  чыкканнар Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Шәрәфетдинова белән (күпләргә ул җырчы Гүзәлия буларак таныш) Хәким исемле талантлы егетнең матур җырларын тыңладылар.

Уеннарда  катнашучыларга бүләкләр мулдан әзерләнгән  иде. Спонсорлар  да ярдәм иткән. Шәхси эшмәкәр Айдар Мәүлетов аеруча зурдан  купкан  иде. Бау белән  автомобильне тартып бару яңа төр ярыш буларак иълан ителде џәм Айдар Галиев әлеге бәйгенең беренче җиңүчесе булып танылды. Ул “Ауди”ны 9 секундта 10 метрга өстерәде.  Волейбол уенында Өтернәс егетләре беренче булды. Иләбәр командасы ­– 2нче, Эзмәләр 3нче  урында. Көрәштә  Эзмәдә  заманында сыңар кул белән  көрәшеп тә күпләрне сыртына  салган Вакыйф абый Гыйлаҗиевның Казанда  яшәүче оныгы  Рөстәм Касыймов батыр  калды.  Ул армреслингта да җиңде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X