Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Капка астыннан карый идек...”

Газетаның 90 еллыгы уңа­еннан тарихыбызны барлап, редакция архивында да, башка чыганаклардан да эзләнүләр алып бардык. “Знамя победы” газетасының 1968 елгы 17 июнь санында түбәндәге истәлекле фотога (уңда) юлыктык. Аның астында “Роза Рәхимова район элемтә узелында телеграфистка булып 9 ел эшли. Шушы вакыт эчендә ул меңләгән телеграмма кабул итте һәм җибәрде. Роза “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемен алу өчен көрәшә” дигән юллар да бар.

Булганмы соң Роза ханым ударник? Булган, әлбәттә. Әлеге мактаулы исем аңа 1976 елда бирелгән. 1941 елның 13 июнендә Сабада Усман Мөбарәкшин гаиләсендә дөньяга килгән сугыш чоры баласы әле дә исән-сау, туган авылында яши.

Әтисе сугышка хәтле механикалаштырылган трактор станциясендә токарь булып эшләгән. Бик сәләтле булган. Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллинар белән берлектә труппада уйнаган, бик матур җырлаган. Бөек Ватан сугышы башланып, техникада эшләүче калмагач, аңа трактор бирәләр. Озак эшләми, 1942 елда фронтка китә. Ул вакытта Розага 9 ай гына була. Әтисеннән бары ике хат килә, соңгысында “Мине сагынсагыз, кояш баткан якка карагыз”,– дип язган була. 1943 елда хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә. Әнисе Сылубикә Мөхәммәтшакир кызы Сабада китапханәдә эшләгән. Ул да Хөснулла Вәлиуллин оештырган оркестрга йөргән, тромбонда уйнаган, җырлаганда матур тавышы белән аерылып торган.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев