16 декабрь 2020 яңалыклары
-
17 декабрьгә һава торышы
17 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез һәм кич буран булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -7..-12˚, аязганда -16˚, көндез -3..-8˚ градус салкын. Юлларда бозлавык.
-
“Капка астыннан карый идек...”
Газетаның 90 еллыгы уңаеннан тарихыбызны барлап, редакция архивында да, башка чыганаклардан да эзләнүләр алып бардык. “Знамя победы” газетасының 1968 елгы 17 июнь санында түбәндәге истәлекле фотога (уңда) юлыктык. Аның астында “Роза Рәхимова район элемтә узелында телеграфистка булып 9 ел эшли. Шушы вакыт эчендә ул меңләгән телеграмма кабул итте һәм җибәрде. Роза “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемен алу өчен көрәшә” дигән юллар да бар.
-
ТР саннар министры татарстанлыларны 5Gдан курыкмаска чакырды
Излучение вышек в России будут строго контролировать.
-
Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең бурычы!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында, җәмәгатьчелек игътибарын коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру максатыннан чыгып, «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
Хезмәттә узган гомер
Декабрь ае Шәмәрдәндә яшәүче Чиякова Зоя Филипповна өчен дә 90 яшьлек олы юбилее белән истәлекле. Олуг гомер бәйрәме уңаеннан аңа традицион бүләк – Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт Хаты тапшырылды.
-
Казан Кремлендә Алексей Песошин дәүләт бүләкләре тапшырды
«Сезнең хезмәт — төбәк үсешенең нигезе ул», - диде Татарстан Премьер-министры.
-
Инвалид спортчылар көч сынаша
2020 елның март-сентябрь айларында билгеле сәбәпләр аркасында Россия, Татарстан һәм төбәк спорт ярышлары туктатылып торган иде. Соңгы айларда календарь планга кергән чаралар үткәрелә башлады һәм район командасы аларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Әйтик, Арчада бочча чемпионатында Олы Нырты авылы егете Илмир Әхмәтов 2нче призлы урынны алды. Түбән Камада шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча республика чемпионатында киеренке очрашулар булды.
-
Вируслы инфекция сәбәпле, Татарстанда ун меңнән артык укучыны дәрестән азат иткәннәр
Иртән укучыларның температурасын үлчиләр.
-
Татарстан халкын Кыш бабай резиденциясенә чакыралар
Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе территориясендә Яңа ел программасы 20 декабрьдән башлана.
-
Саратов егете әнисенә «Уйламаган көнем юк» китабын алу өчен Казанга килде
Әнисе дә, егет үзе дә китап турында Инстаграмнан белгән.
-
Яшел Үзәндә кардан 5 метрга якын биеклектәге үгез сыны барлыкка килде
Кар фигурасын булдыруга 48 йөк машинасы кар кирәк була. "Скульптураның биеклеге 4,5 метр, озынлыгы - 9 метр, киңлеге - 3 метр. Бүгенгә бу республикада, бәлки, илдә дә иң зур кар фигурасы", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
-
“Ниятең дөрес булса - Аллаһ юлын ача”
Тиздән бистәбезнең көньяк өлеше дә азан тавышына күмеләчәк. Тынычлык урамында салынучы гыйбадәтханәнең бу көннәрдә беренче каты да өелеп килә. Аллаһ йорты халыктан җыелган сәдака акчасына, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән салына.
-
Призывникларны Президент полкына һәм Россия Оборона министрлыгының фәнни роталарына озаттылар
Президент полкында хезмәт итүчеләр арасында Яшел Үзәннән Альберт Газизов та бар.
-
Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган
Риск төркемнәренә прививканы республиканың 56 медицина учреждениесендә ясыячаклар.
-
Айрат Хәйруллин туры эфирда Татарстанда IT-индустрия үсеше турында сөйләячәк
Татарстанлылар белән онлайн-очрашу 16 декабрьдә Татарстан рәсми берләшмәләрендә узачак.