Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инвалид спортчылар көч сынаша

2020 елның март-сентябрь айларында билгеле сәбәпләр аркасында Россия, Татарстан һәм төбәк спорт ярышлары туктатылып торган иде. Соңгы айларда календарь планга кергән чаралар үткәрелә башлады һәм район командасы аларда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Әйтик, Арчада бочча чемпионатында Олы Нырты авылы егете Илмир Әхмәтов 2нче призлы урынны алды. Түбән Камада шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча республика чемпионатында киеренке очрашулар булды.

Шахматта Сабабаштан Зилә Габдерахманова 2нче нәтиҗә күрсәтте. Халыкара шашкада Сабадан Азат Әхмәтов –3нче, Сабабаштан Нәкыйп Рәхимов 1нче урынны яулады. Командалар ярышында шахматта безнекеләр кукмаралылар белән I-II урыннарны бүлештеләр. Шашка төрләрендә балтачлардан гына калышып, 2нче урынга чыктылар. Голбол буенча начар күрүчеләр арасында ярышлар Лаешта үткәрелде. Уен күзләрне бәйләгән килеш кыңгыраулы тупны көндәшеңнең капкасына кертүдән гыйбарәт. Кызлар арасында райондашлар мәйдан хуҗаларына гына оттырып, 2нче призер булдылар. Хатын-кызлар –3нче, ир-атлар – 2нче урында. Шулай ук начар күрүчеләр арасында мини-футбол буенча узган республика чемпионатында да безнең егетләр финалда Кукмара командасын 2:0 исәбенә оттылар. Менә алар җиңүчеләр: И.Мирзәхмәтов, Ф.Гайфуллин (Килдебәк), И.Вәлиев (Юлбат), Р.Фазылов (Тимершык), А.Сәмигуллин (Өтернәс), А.Кузнецов, Р.Тимергалиев (Кызыл Мишә), И.Тимергалиев (Саба).

Казанда йөзү буенча сәла­мәт­лекләре чикле спортчылар арасында 150дән артык кеше катнашында республика беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Безнең районнан үз категорияләрендә Владимир Богданов (Саба), Светлана Калагина (Шәмәрдән), Азат Сәмигуллин (Өтернәс) –1нче, Алмаз Ишморатов (Саба) 3нче урыннарны алдылар. Командалар зачетында сабалылар җиңүче булды.

Быелның соңгы республика бәйгесе Казанда “Байтик” сәла­мәтләндерү лагеренда армрестлинг (кул көрәштерү) буенча уздырылды. Район командасы 2нче урынны алды. Шулай итеп, 2020 елның сәламәтлекләре чикле кешеләрнең республика ярышлары тәмамланды. Аның нәтиҗәләре куанычлы. Чемпионатлар күрсәткече (ягъни 20 яшьтән югарылар) буенча Саба районы спортчылары зур өстенлек белән беренче гомуми урынны яуладылар. Яшьләр арасында (20 яшькә кадәр) район командасы 2нче гомуми нәтиҗә күрсәтте. Көчле рухлы спортчы­ларыбызны уңышлы сезон бе­лән тәбриклибез. Ел йомгаклары өчен махсус Кубок Сабада төп чыршыны ачу тантанасында тап­шырылачак.

Рәшит Кәримов

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев