Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкын Кыш бабай резиденциясенә чакыралар

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе территориясендә Яңа ел программасы 20 декабрьдән башлана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республика буенча яңа ел каникулларында актив сәяхәт кылырга чакырды.

Шул исәптән ул Кыш бабай резиденциясенә килергә тәкъдим итте.

«Без республика халкын Татарстан буенча сәяхәткә чакырабыз. Бездә муниципаль районнарның күп кенә туристлык үзәкләрендә Яңа ел күңел ачу программалары әзерләнгән. Иң беренче итеп, Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясеннән башларга була. Резиденция ун елдан артык эшли. Быел ул үз территориясен киңәйтте, ел башланыр алдыннан яңа Могҗизалар урманы барлыкка килде. Бу бик күп интерактив объектлар булган зур территория», - диде ул.

Яңа ел программасы 20 декабрьдән башлана һәм яңа ел каникулларында дәвам итәчәк. Резиденция территориясендә татар милли әкиятләре геройлары катнашында интерактив тамашалар узачак. Биредә тауда шуарга һәм атларда йөрергә, милли татар ашлары традицияләре белән танышырга, мастер-классларда катнашырга һәм бүләкләр алырга мөмкин булачак. Казанда Кыш Бабай йорты Татар утары ресторан комплексы территориясендә ачылачак.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X