Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган гомер

Декабрь ае Шәмәрдәндә яшәүче Чиякова Зоя Филипповна өчен дә 90 яшьлек олы юбилее белән истәлекле. Олуг гомер бәйрәме уңаеннан аңа традицион бүләк – Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт Хаты тапшырылды.

Зоя Филипповна Кукмара районы Поршур авылында туган. Сугыш ул чор яшүсмерләрен бик тиз хезмәт сызыгына басырга мәҗбүр итә. Дүрт сыйныф тәмамлауга кыз да өлкәннәр белән эшкә керешә. Үзенең хезмәт биографиясен Леспромхозда башлап, лаеклы ялга киткәндә шунда эшен дәвам итә. 1952 елда Чияков Николай Петрович белән гаилә корып, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Ире белән 30 ел гомер иткәннән соң, Николай Петрович 1984 елда вафат була. Зоя Филипповнаның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Бүгенге ккндә кызы Мария тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев