Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР саннар министры татарстанлыларны 5Gдан курыкмаска чакырды

Излучение вышек в России будут строго контролировать.

5G мобиль элемтәсенең яңа буыны гаять зур мөмкинлекләр бирәчәк һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый. Бу хакта онлайн-эфирда ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдерде.

"Нурланыш бар дип борчылырга кирәкми, чөнки РФдә нурланыш нормалары дөньяда иң кырыс нормаларның берсе. Скандинавия илләре белән чагыштырсак, кәрәзле элемтә нурланышы нормалары АКШтагыга караганда 10 тапкыр катгыйрак һәм күпкә югарырак. Саннарда бу 1 кв. метрга 10 микроватт», - дип билгеләп үтте Хәйруллин.

Элегрәк билгеле булганча, Татарстан халкы ешрак ТР Роспотребнадзорына 5G турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итә башлаган.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев