Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең бурычы!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында, җәмәгатьчелек игътибарын коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньякүләм караш формалаштыру максатыннан чыгып, «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.

Балалар бу көн кадагындагы мәсьәлә карата үз фикерләрен рәсемнәрдә сүрәтләндерәләр. Балалар коррупциянең явызлык икәнен аңлыйлар, иҗади эшләр моңа дәлил булып тора. Яңа буын коррупциягә каршы!

Коррупция  - җәмгыять тормышында яңа күренеш түгел, аның, йомшак итеп әйткәндә, үзенең барлыкка килү тарихы бар һәм бу барлык дәүләтләргә дә диярлек карый. Бу афәткә каршы көрәштә бөтен кеше дә катнашырга тиеш.

Коррупциягә каршы көрәш - хакимият органнары алдындагы бурыч кына түгел. Моңа һәркем үз өлешен кертә ала. Ким дигәндә, ришвәт бирүдән яки ришвәт алудан баш тарту да җитә.

Чыганак: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев