Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремлендә Алексей Песошин дәүләт бүләкләре тапшырды

«Сезнең хезмәт — төбәк үсешенең нигезе ул», - диде Татарстан Премьер-министры.

undefined

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төрле өлкәдәге күренекле хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Алексей Песошин сүзләренчә, катлаулы чорга карамастан, ил субъектлары арасында Татарстан алдынгы урыннарны саклый. Ун ай нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе индексы, төп капиталга инвестицияләр күләме югары дәрәҗәдә саклана, ди Премьер-министр.

«Россия Федерациясе субъектлары арасында республика сәнәгать җитештерүе күләме буенча дүртенче урында, төзелеш эшләре күләме буенча алтынчы урында, торак тапшыру буенча дүртенче урында һәм ваклап сату әйләнеше буенча җиденче урында тора», — диде Алексей Песошин тантаналы очрашуда.

Татарстан Премьер-министры сүзләренчә, халыкның көндәлек хезмәте төбәкнең уңышлы үсеш нигезе булып тора. Кешеләрнең хезмәте — Татарстанның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә саллы өлеш, диде ул.

«Бүген нәкъ менә сез монда очраклы түгел. Сезнең талантыгыз, хезмәт сөючән һәм нык булуыгыз илебезне көчле һәм чәчәк ата торган итә. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм», — диде Алексей Песошин.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X