Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Хәйруллин туры эфирда Татарстанда IT-индустрия үсеше турында сөйләячәк

Татарстанлылар белән онлайн-очрашу 16 декабрьдә Татарстан рәсми берләшмәләрендә узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан рәсми берләшмәләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында турыдан-туры эфир уздырачак.

Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм цифрлы карарларның татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен ничек арттыруы турында сөйләячәк. Шулай ук Хәйруллин эфир вакытында интернет-кулланучылардан килгән сорауларга да җавап бирәчәк.

Очрашу 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасында узачак.

#Татарстан Онлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Проект ярдәмендә татарстанлылар актуаль темалар буенча кунакларга онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә 20дән артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре кунак булды инде.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев