Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Капка төбе" күңел ачу программасы

Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы – барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар , биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде.

Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, 13 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре менә шушы гореф-гадәтне яңарттылар. Кич утыру өчен мәдәният йорты сәхнәсе капка төбе итеп әзерләнде. Әлеге чара үзешчәннәр сәхнәләштергән күренешләр татар халкының милли уеннары белән бергә ике сәгать дәвам итте. Кич буе уен- көлке, дәртле биюләр, күңелле җырлар тынып тормады. Тамашачы бу чараны яратып кабул итте.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев