Каз гомере кире кайтмый торган яшьлек кебек кыска гомерле
Шөкер, халкыбыз элек-электән килгән күңелле бәйрәмнәрен, йолаларын онытмый. Олы Шыңарда яшәүче Усмановлар хуҗалыгында үткәрелгән каз өмәсе дә моның ачык мисалы булды.
Шөкер, халкыбыз элек-электән килгән күңелле бәйрәмнәрен, йолаларын онытмый. Олы Шыңарда яшәүче Усмановлар хуҗалыгында үткәрелгән каз өмәсе дә моның ачык мисалы булды. Алар авылда иң эшчән гаиләләрнең берсе. Биш сыер, бозаулар, кош-корт асрыйлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкның файдасын күреп яшиләр. Каз өмәсен дә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре уңган ханымнар белән берлектә, барлык шартларын туры китереп уздырдылар.
Гореф-гадәтләребезне әнә шундый уңган гаиләләр яшәтә дә инде. Чыннан да, әниләрнең өйдән-өйгә йөреп авылдашларына булышуы, соңыннан каз маена манчылган коймак белән сыйлану – балачагыбыздан бүгенгәчә озата килүче матур хатирә булып кала. Каз өмәләре эшне күмәк башкару гына түгел, ул халкыбызның поэтик, музыкаль һәм хореографик сәнгате белән төрелгән бер күренеш төсен ала. Әйтик, Гөлнур һәм Камил Усмановлар быел 30 каз үстергәннәр. Берсе дә чирләмәгән, үлмәгән.
“Тырышып үстергәч, берсен дә югалтасы килми. Әле берничә ел элек кенә шушы урамда иртәгә өмә дигән көнгә каршы кичтә бер хуҗалыкның 15 казын этме, төлкеме буган иде. Андый хәлләр дә була”,– дип искә алды Гөлнур Усманова.
Бу кадәр кошны ул берүзе эшкәртә башласа, атна буена сузылыр иде. Бергәләп тотынгач, казлар бер сәгать эчендә түшкәгә әйләнде. “Сугымчыны, тешен кысмасынга, гел сөйләштереп дөрес иткәнбез, казлар шырпылы булмады, җайлы йолкынды, ите дә тәмле булыр, иншалла, – дип өмәчеләргә куәт бирде сәнгать җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова.
Аны-моны карамыйча табын артына утыручыларның эскәмиясенә кабартылган каз куыгы салып, шартлаттырып, кызык ясауларны да искә алды. Ә хуҗабикә каз мамыгыннан мендәрләрдән тыш, юрган ясарга теләвен дә белдерде. Голнар ханымнан мендәрнең зурын да, кечкенәсен дә сораучылар байтак икән.
”Өмәдә иң чиста йолкынган каз сайланып, туй бүләге буларак алып куела иде. Кыз гомере каз гомере, диләр. Ничек кенә үз яныңда тотарга теләсәң дә, кыз бала кияүгә чыгарга, әти-әни кочагыннан аерылырга тиеш”,– дип дәвам итте мәдәният йорты мөдире Фәридә Садыйкова.
Аннары иң күңеллесе башланды: милли киемнәрдәге апалар, ханымнар-туташлар йолкыган казларны көянтәгә асып, Фәнәвил Садыйков гармунына кушылып җырлап, су буена төшеп киттеләр.
Өмәчеләрнең “Каз гомере кире кайтмый торган яшьлек кебек кыска гомерле” дип моңланулары чишмә яныннан ярты авылга таралды. Олы Шыңар апалары, киленнәре, балачакларына кайткандай, сөйләшә-сөйләшә, “тәмле-майлы, киләсе елга да күп булсын”, – дип, казларның эчен-тышын кат-кат юды.
Кече Шыңар мәдәният хезмәткәрләре әлеге йоланы күп еллардан бирле уздыра. Конкурсларда катнашып, лауреат исеме дә алдылар. Каз өмәсендә өлкәннәр белән бергә яшьләр дә бар иде. Димәк, яшь буынга гореф-гадәт мирас итеп тапшырылды дигән сүз.
Гомумән әлеге йолага игътибар арта бара. Быел Бөтендөнья татар конгрессы беренче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале дә уздырды. Бәйгегә онлайн форматта 600гә якын видео җибәрелгән. Призерлар безнең районнан да бар. “Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз-үрдәк продукциясе” номинациясендә Иләбәрдән Исмегөл Зәйнуллина, “Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр” номинациясендә Ике басу Арташтан Гөлнур Газизҗанова 2нче урыннарны алган. Кызыл Мишәдән Фаиз Нигъмәтҗанов "Күпләп каз-үрдәк асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйге”сендә кызыксындыру бүләгенә лаек булган.
Цитата:
“Халыкның гореф-гадәтендә каз образы гомер-гомергә булган. Йолаларга битараф булмау, аларны торгызу эшендә олы буын һәм урта буын белән беррәттән яшь буынның да катнашуы мөһим. Бу эшне яшь буынга җиткерү – безнең бурычыбыз”.
Васил Шәйхразыев,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Милли Шурасы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев