2 декабрь 2021 яңалыклары
-
Каз гомере кире кайтмый торган яшьлек кебек кыска гомерле
Шөкер, халкыбыз элек-электән килгән күңелле бәйрәмнәрен, йолаларын онытмый. Олы Шыңарда яшәүче Усмановлар хуҗалыгында үткәрелгән каз өмәсе дә моның ачык мисалы булды.
-
Инвалид балалар арасында шашка-64 буенча Турнир булып узды
1 нче декабрь көнне МБГББУ "Cәләтле балалар өчен интернат - мәктәп"ндә инвалид балалар арасында шашка-64 буенча инвалидлар декадасына багышланган Турнир булып узды.
-
3 декабрьгә һава торышы
3 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез +2..-1˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Коронавирус кичергәч бирелә торган сертификат бер ел гамәлдә булачак
Элегрәк коронавирус кичерү турындагы сертификат алты айга каралган иде.
-
Байлар Сабасында 2022 нче ел өчен гражданнардан үзара салым акчасын җыю эше башланды
Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар үткәрелде. Җыелышларда нигездә ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Мондый төр җыелышлар хезмәт коллективларында 1 нче декабрьдә төгәлләнде. Аннары исә, кабул ителгән Нигезләмә буенча, гражданнардан акча җыю эше 2 ай дәвамында тәмамланырга тиеш.
-
Ларионова: Татарстанда ун мең инвалид өч ел эчендә торак белән тәэмин ителәчәк
Әлеге максатларга өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән.
-
Татарстанда республика чыршы бәйрәмен 25 декабрьдә үткәрергә ниятлиләр
Чыршы бәйрәмен 8 мең бала килер дип көтелә.
-
Зөлфәт Зиннуров: Татар теле кирәкми дип санау — әби-бабайлар рухына төкерү
Радио алып баручысы фикеренчә, татар телен өйрәтүне мәктәпкә генә калдыру дөрес түгел.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәр ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.
-
Россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы атады
Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк.
-
Завершен капитальный ремонт восьми электродвигателей на перекачивающих станциях АО «Транснефть – Прикамье»
АО «Транснефть – Прикамье» завершило капитальный ремонт восьми электродвигателей насосных агрегатов на производственных объектах в Республике Татарстан, Пермском крае, Свердловской и Кировской областях.
-
Кече Шыңар мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды
27 нче ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты, Оет һәм Олы Шыңар китапханәсе белгечләре тарафыннан, Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды. Ул музыкаль комедия жанрында куелган. «Нур» халык театрының яшь актерлары менә дигән актерлык, музыкаль һәм бию талантларын күрсәттеләр.
-
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Без төрле, әмма без бергә» чарасы үтте
1 нче декабрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә, «Без төрле, әмма без бергә» дигән темага стенгазета һәм фотозона ясау буенча чара үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар бу чарада бик теләп катнаштылар.
-
Быел беренче яртыеллыкта ВИЧ белән авыручылар кайсы районнарда күбрәк булуы билгеле
Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында былтыр да, быел да беренче яртыеллыкта яңа авыру очрагы юк.
-
Түбән Шытсу авылында иске йорт территориясе чүптән чистартылды
Фоторепортаж.