Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ларионова: Татарстанда ун мең инвалид өч ел эчендә торак белән тәэмин ителәчәк

Әлеге максатларга өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Алдагы өч елга Татарстан бюджетын раслаган вакытта республикада яшәүче инвалидларны торак белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүленгән.

РФ Дәүләт Думасы Федераль Җыены депутаты Татьяна Ларионова бүген «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

«Безгә инвалидлар торак белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча еш мөрәҗәгать итә. Шул уңайдан сайлаучыларны шатландырасым килә. „Бердәм Россия“ партиясе тырышлыгы белән, алдагы өч елга бюджетны раслаган вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне торак белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 7 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә, 10 меңнән артык кеше өч ел эчендә торак белән тәэмин ителәчәк», — диде ул. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев