Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда республика чыршы бәйрәмен 25 декабрьдә үткәрергә ниятлиләр

Чыршы бәйрәмен 8 мең бала килер дип көтелә.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр дәвам итүгә дә карамастан, Татарстанда республика чыршы бәйрәмен үткәрергә ниятлиләр. Чара 25 декабрьдә узарга тиеш, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

«Чыршы бәйрәмен 8 мең бала тамаша кылыр дип көтелә. Тамаша онлайн форматында да трансляцияләнәчәк», — дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта шулай ук чыршы бәйрәменең «барлык санитар-эпидемиологик чараларны исәпкә алып» оештырылачагын билгеләп үттеләр. Һәм мондый тәҗрибәнең узган елда инде кулланылуын искә төшерделәр. Былтыр эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып берничә тамаша оештырылган иде.

Күркәм гадәткә кергәнчә, үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән балалар, шулай ук социаль яктан якланмаган категория вәкилләре чыршы бәйрәменең кунаклары булачак.

Оештыру комитеты әгъзаларының прививка ясатуны раслаган QR-кодлары булырга тиеш.

«Әлеге таләп балаларга кагылмый» — дип искәрттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгында. 

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев