Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында 2022 нче ел өчен гражданнардан үзара салым акчасын җыю эше башланды

Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар үткәрелде. Җыелышларда нигездә ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Мондый төр җыелышлар хезмәт коллективларында 1 нче декабрьдә төгәлләнде. Аннары исә, кабул ителгән Нигезләмә буенча, гражданнардан акча җыю эше 2 ай дәвамында тәмамланырга тиеш.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев