Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы атады

Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк.

Superjob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә бер кешегә уртача алганда бәхет өчен аена 178 мең сум акча кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, бу — 2014 елдан бирле иң зур сумма. Ул чагында бәхет өчен кирәкле уртача сумма 184 мең сумга тигез иде.

Мәскәүдә яшәүчеләрнең «аппетиты» иң зурысы булып чыккан — аларга бәхет өчен уртача 228 мең акча кирәк. Икенче урында — Владивосток (204 мең), өченчедә — Ростов-Дон (198 мең). Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәхетле булу өчен — 192 мең, Екатеринбург халкына — 186 мең, Оренбургта яшәүчеләргә 138 мең сум да җитә.

Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк. «Аппетит»ның зурлыгы яшькә (35-44 яшьлекләрдә ул аеруча югары булып чыккан), шулай ук керемгә дә бәйле. Аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы алучы россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы — 110 мең, ә керемнәре 80 меңнән дә артып киткән кешеләр 228 мең сум белән бәяләгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев