Хастаханә төзеткән депутатка–юбилей медале
Татарстанда “ТАССРның 100 еллыгы елы” дип игълан ителгән ел истәлекле вакыйгалар, котлауларга бай булды. Алтмыш райондашыбыз “ТАССР төзелүгә – 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнде. Байлар Сабасыннан авыру сәбәпле рәсми тантаналарда катнаша алмаган Илфар Мөбарәковка медальне район һәм Саба җирлеге ветераннар советы рәисләре Расих Сабиров, Фәнил Ильясов өенә барып тапшырдылар. Илфар Әһли улы 1975-1980 елларда 191нче сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты буларак, Шәмәрдән участок хастаханәсе төзелеше буенча халык наказын үти.
Моннан тыш инвалидларга фатирлар алып бирүдә булышлык күрсәтә. Сабалылар аны “Сельхозтехника” район берләшмәсендә тәэминатчы вазифасын башкаручы (1983-2007 еллар) буларак белә. Хезмәте һәрчак югары бәяләнде. 1976 елда III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Кифая ханым үзе дә корыч беләкле кеше булды. Ун елга якын Иләбәрдәге тимер-бетон эшләнмәләр заводының ирләрдән остарак эретеп ябыштыручысы иде. “Мин сезгә юбилей медален район башлыгы Рәис Нургали улы үтенечен үтәп тапшырам. Куйган хезмәтегез өчен хакимият, ветераннар советы исеменнән бик зур рәхмәтемне белдерәм”,– диде Расих Сабиров. Элеккеге хезмәттәшен данлыклы токарь, ТАССР Югары Советы депутаты булган Мәгъдәнур абый Гатауллин да котлады, озын гомер, сәламәтлек теләде. Илфар абый хөрмәтләп килгәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте, Кифая апа татар хатыннарына хас кунакчыллык белән чәй табыны да әзерләгән иде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев