Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә узган гомер

Апрель ае Сабада яшәүче Хаҗип Вәгыйз улы Вәгыйзов өчен дә 90 яшьлек олы юбилее белән истәлекле.

Хаҗип абый  Туктар авылында туып-үскән.  Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, Килдебәктә җидееллык  мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда 11яшьтә булган малай басуда көлтә җыеп кибәнгә куя, ат җигеп җир тырмалый.  1948 елда ФЗӨгә алалар. Промкомбинатта һөнәргә өйрәнә, столярлыкка укый. 1950 елда армиягә алынып,  1954 елга кадәр парад дивизиясендә  хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайтканнан соң колхозда шофер ярдәмчесе, кладовщик булып эшли. 1967 елдан кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклануы оешмасында механик, слесарь, сантехник хезмәтләрен башкара. 

1956 елда Туктар авылы кызы Фирая белән тормыш корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Хаҗип абый балаларының, онык-оныкчыкларының  уңышларына куанып, кызы Фирдәвес ханым тәрбиясендә хәерле, имин картлык кичерә.  Хаҗип Вәгыйзовны олы  юбилее белән Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары  Расих Хәсәнов тәбрикләп,  Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев