Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хөкүмәт  грантлар бирә. Кемнәр алыр?

Хакимият йортында “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен  үстерү компетенцияләре үзәге” бюджет  учреждениесе  белгечләре грант,  субсидияләр   алу программаларында катнашырга теләк  белдергән   шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы район халкы, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператив җитәкчеләре белән  очраштылар.

 

  Аларның районга килүләренең максаты белән башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр  үсеше һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Илнур  Котдусов таныштырды.  Семинарда Авыл  хуҗалыгы  һәм   азык-төлек  министрлыгы гамәлгә  ашыра торган грантлар һәм  субсидияләр рәвешендә бирелә торган  дәүләт  ярдәменнән, шулай ук “Россельселхозбанк”ның кредит продуктларыннан  файдалану турында  сүз  барды. Компетенцияләр үзәге  директоры   Илнур Хәбибуллин  үзенең  чыгышында 2020 елда   учреждение эшчәнлегенең  төп  юнәлешләре, кече  хуҗалык итү  формаларын  үстерү  өчен   яңа проект  офисы  булдырылуы турында   сөйләде. Анда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр һәм  эшкәртүчеләр турында мәгълүматлар тупланачак һәм  системага  салыначак. Бу исә продукцияне сату  проблемаларын хәл итүгә  этәргеч  бирәчәк. Үзәкнең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Илнур Абдулманов эш башлаучы фермерларга –“Агростартап” программасы,  кече формадагы башка авыл хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләргә “Агропрогресс” проекты нигезендә бирелүче грантлар  алу  тәртибе белән  белән  таныштырды. Баш  белгеч Алина  Мәгыйзова  авыл  хуҗалыгы кооперативларына каралган дәүләт яклавы чаралары турында мәгълүмат бирде. «Россельхозбанк»ның клиентлар белән эшләү бүлеге башлыгы Ленар Хәбибуллин  фермерлар һәм  кооперативлар каралган  кредит продуктларын  тәкъдим итте. Барысының  да ставкалары 5 процент һәм кооператорларга 50 миллион  сумга  кадәр кредит  алырга  була. Семинарда  катнашучыларга Илнур  Котдусов биргән  мәгълүматлардан  күренгәнчә, 2020 елда безнең районда 14 кеше  грант  алган. Шуның 10ы – Агрстартап программасы буенча бирелгән  акчалар. Мәсәлән, Сабадан  Илгиз Насыйбуллин проект буенча 300 баш  сарык  үрчетергә грант  алган. “Ферманың каркасын эшләп куйган  килеш. Әлегә басуга  кереп булмый. Бераз сарыклар бар инде минем. Язга торакны төзеп бетергәч, аларны күчерергә планлаштырам”,– Илгиз Якуп  улы. Семинарда 70тән  артык кеше катнашты. “Файдалы  мәгълүматлар  бик   күп  булды.  Бигрәк тә   яшьләргә. Хөкүмәт  биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга  кирәк”,– ди Калатауда сарык  фермасы тотучы  Мөдәррис  Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев