Кичә 25 нче февраль көнне Шәмәрдән авылында ир-атлар арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы кубогына финал уеннар булып узды
Кубок ярышында 4 команда катнашты: «Явлаштау», «Шекше», «Шәмәрдән», «Сабабаш». Өченче урын өчен Явлаштау – Шәмәрдән командалары очрашты һәм 3-0 исәбе белән Явлаштау командасы җиңү яулады. Финал ярышларында Сабабаш-Шекше командалары очрашты 4-3 исәбе белән Сабабаш командасы җиңү яулады, шул җиңүе белән Сабабаш командасы чемпион исеме алды.2енче урында Шекше командасы калды.
Уен нәтижәләре.
1 урын- «Сабабаш командасы;
2 урын- «Шекше» командасы;
3 урын-«Явлаштау»командасы.
Калган командалар да актив катнашканнары өчен дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Чын күңелдән җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм аларга исэнлек-саулык, уңышлар телибез!
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев