Килдебәк авыл җирлегендә җыен
Килдебәк авыл җирлегендә узган җыенда да җирлек башлыгы Нияз Заһидуллин үз чыгышында узган ел башкарылган эшләргә һәм хәл итәселәренә тукталды.
Җирлек алдында торган иң зур проблемаларның берсе – юллар. «Бу мәсьәләне хәл итүдә халык референдумның роленә елдан-ел ныграк инана. Соңгы өч елда урамнарны төзекләндерүдә күп эшләнә. Үзара салым акчасы да нигездә шушы максатка юнәлтелә. Тик халыктан ник безнең урамга салынмый, дигән сораулар да килә. Һәр эшнең тәртибе бар. Быелгы елда да Килдебәк, Туктар, Мәртен авылларына юлларны төзекләндерү планлаштырыла», - ди Нияз Заһидуллин. Авыл җирлеге башлыгы быел төзелеш калдыкларын түгү урынын бетерү буенча район башлыгы карар кабул ителү сәбәпле, биләмәдәгесен юк итү буенча эшне хәл итү зарурлыгын җиткерде. Чыгыштан аңлашылганча, үзара салым акчасына Килдебәк урта мәктәбе базасында спорт тренажерлары урныштырылган. Арендалы торак программасы буенча Килдебәк авылында – 3, Мәртен авылында 2 йорт төзелеп килә. Шулай ук быел Туктарда 210 башка исәпләнгән роботлаштырылган фермасы, кәҗә фермасының 3нче корпусы төзелә. Болар халыкка эш урыннары мөмкинлеге дигән сүз. Нияз Заһидуллин шулай ук Мәртен авылында клуб төзүгә уңай җавап алынып, әлеге эшнең җир урынын, башка техник мәсьәләләрне карап бетерәсе барлыгын әйтеп узды.
Район башлыгы җирлектә электрон хезмәтләрдән файдалануның торышы белән кызыксынды. Җирлектәге 224 хуҗалыкның 115е интернетка тоташкан. Әле коммуналь хезмәтләрне интернет аша түләүчеләр саны күп булмау сәбәпле, Рәис Миңнеханов электрон түләүләрне җәелдерү мөһимлеген ассызыклады. «Өлкәннәргә моңа ияләнү авыррак булыр, әлбәттә. Әмма әкренләп без аңа әзер булырга тиеш», - диде Рәис Миңнеханов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев