Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китап хәтерендә сугыш мизгеле

Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе яшь иллюстраторлар өчен яшьләрдә Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе тәрбияләү максатында үткәрелгән «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» республика конкурсына җибәрелгән иң яхшы эшләрне билгеләде.

Бәйгегә Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 15 эш җибәргән иде. Шәмәрдән балалар китапханәсеннән Даниф Миннебаев диплом, калган катнашучылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук яшь иллюстраторлар республика конкурсында яшьләрнең катнашуын оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен «Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенә Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев