Көрәште, төзеде, яшьнәде
Бүген Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды
Бүген Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышка Казаннан, Арча, Теләче, Балык Бистәсе, Азнакай районнарыннан 2007–2008, 2009 елларда туган һәм яшьрәк 126 яшүсмер килгән иде. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, Фәргать Әһлиулла улының бертуганнары, тормыш иптәше Люция ханым, улы Илнар, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре катнашты. Призерларны Люция ханым, улы Илнар, Фәргать Нәбиуллинның энесе Марат Нәбиуллин бүләкләде. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар, Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләр, акчалата призлар тапшырылды. Барлык матди чыгымнарны район хакимияте үз өстенә алды.
Җиңүчеләр:
2009 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында:
23 кг. Адел Новиков (Балык Бистәсе).
25 кг. Камил Нуриев (Саба)
29 кг. Раяз Шакиров (Арча)
32 кг. Самир Ахунов (Арча)
36 кг. Ранель Хаҗиев (Сатыш).
43 кг. Аяз Фәйзерахманов (Арча)
50 кг. Тимерхан Әхмәтов (Саба).
60 кг. Инсаф Әхмәдуллин Югары Симет).
70 кг. Данил Галләмов (Арча).
70 кг.нан югары. Илшат Ибраһимов.
2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында
55 кг. Ильяс Габдрахманов (Сабабаш).
65 кг. Рүзәл Фәйзерахманов (Арча).
75 кг. Ислам Искәндәров (Арча).
Шамил Миңнуллин (Саба) “Җиңүгә омтылыш өчен”, Арчадан Ислам Искәндәров Иң яхшы техника күрсәткәне өчен пьедесталга чакырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев