Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Тиздән мөселманнар өчен олуг бәйрәм - Корбан гаете якынлаша. Ул быел 31-нче июльгә туры килә. Район мөхтәсибәте Корбан гаете көнне җәмәгатьне сәгать 3.15тән дә калмыйча мәчетләргә яки гает үткәреләсе урыннарга (өстән яңгыр явып тормаганда, ачык һавада укылачак) җыелырга чакыра.

Гает намазы укылуга, өйләргә кайтып корбан чалу эшләрен башларга мөмкин. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә, Гает намазы укый торган җиргә, бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә киләсе, намаз социаль дистанцияне саклап укылачак. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык әҗәтләрне түләгәннән соң калган 16 000 сумны тәшкил итә. Корбан чалу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: мөселман динендә һәм балигълык яшендә булу, коллыкта саналмау, сәфәрдә булмау һәм нисабка ия булу (бу очракта кимендә 16 мең). Корбанлык хайванының кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яки кәҗә сую хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол ике яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми. 

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

• мөселман;

• ирекле;

• мосафир булмаган;

• нисаб күләмендәге мал­га ия кеше (Россия өчен 16 000 сум);

 Корбан бәйрәм көннә­рендә чалына.

Мөселман кешесе кор­бан чалуны үзе өчен башкара, әмма ба­лигъ булмаган (бә­ла­­гатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өл­гермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗ­бү­ри түгел:

• бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;

• дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соң­гысы тиешле матди байлыкка ия булса да).

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

• итне үзе гаиләсе белән ашый;

• башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;

• Әлеге мөмкинлек­ләр­нең һәрберсеннән фай­далану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

• Аллаһы исемен әйтү (бисмиЛләһи Аллаһу әкбәр),

• бугазның һичьюгы дүрт өлешенең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.

• Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әле­ге гамәлләрне үзе башкаруы.

• Әгәр мөселман кешесе мал чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рә­вештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.

• Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый:

• үтмәс пычак куллану;

• пычакны хайван алдында үткенләү;

• башка хайваннар каршында корбан чалу;

• хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күр­сәтү;

• чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;

• хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаи­лә­лә­регезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә ты­нычлык һәм иминлек, бәхет телибез!

Сәхифә ТР Диния­ Нәзарате Мөсел­маннарның җирле дини оешмасы - Саба районы Мөхтәсибәте белән берлектә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев