Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КУКУРУЗ ЧӘКӘНЕ ҖЫЯЛАР

Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгында кыр эшләре кукурузны бөртеккә уру белән төгәлләнә. Хезмәт октябрь аена хас катлаулы һава шартларында бара.

Эше соңга  калына дип, бу  культурага  игътибар кимемәячәк. Әле октябрь аенда гына Мамадышта районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре катнашында кукурузны бөртеккә һәм силос өчен үстерү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе булды. Анда безнең районнан “Игенче” хуҗалыгы  агрономы  Нияз Галиев катнашты. “Сөйләшү барышында  кукурузның  төп  терлек  азыгы булуына,  безнең  табигать шартларында иң күп уңыш бирә торган культура икәнлегенә  еш  басым  ясалды. Белгечләр бер килограмм  кукуруз  ашлыгы ике-өч килограмм арпа онын  алыштыруын, аннан югары уңыш алу өчен тырышырга,  мөмкинлекләрдән  тулаем файдаланырга кирәклеген билгеләп үттеләр”,– диде Нияз Галиев. Бу  культура терлекләрнең  сәламәтлеге  өчен дә файда­лы, җиңел эшкәртелә торган азык санала икән. Безнең рай­он хуҗалыкларында быел ку­ку­рузның гектар уңышы 273 центнер тәшкил итте. “Сатыш” бригадасында гектарыннан 374,5, “Мичән”дә 300 центнер  яшел масса  чыкты.  Тулаем алганда  25 октябрьгә 5114 гектар мәйдан урылып, барлыгы 140 мең  тонна силос салынды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев