30 октябрь 2019 яңалыклары
-
Әстерхан өлкәсендә планетаның иң өлкән хатын-кызы вафат булган
Тәнзилә Бисембеевага ярты елдан 124 яшь туласы булган.
-
Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары янган
Янгын Кызыл Позиция урамындагы 11нче йортта булган.
-
Ишек ватканда ул булмаган
Үсмер чак, борынга кызлар исе кергән. Һәдияләрдә аулак өй икәнен ишеттек тә, бер төркем егет-малайлар шунда киттек. Әтисез үскән өч кызның йорт-җире мактанырлык түгел иде. Ишек шакыйбыз, тәрәзә чиртәбез – кертмиләр генә бит. Беребез катырак тарткан идек, келәсе ычкынган ишек ачылып та китте. Шау-шу купты. Безне әрлиләр, куалар, иртәгә авыл Советына әйтәбез, ишекне ватып кердегез, диләр. Аулак өйнең яме китте, таралыштык.
-
КОНТРАКТЧЫ АЗАТ
Бу көннәрдә Миңгәр авылында Сөләймановлар гаиләсендә зур шатлык. Уллары Азат, хәрби бурычын үтәп, туган ягына кайтты. Казан аэропортында аны туганнары, дуслары каршы алды. Моңа аерым игътибар бирүебезнең хикмәте шунда, сроклы солдат хезмәтендә булучылардан аермалы буларак, Азат хәрби бурычын контракт буенча үтәде. Ә андый егетләр районда бик күп түгел. Шуңа да Сөләймановлар уллары белән хаклы горурлана ала.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә...
Мәгълүм булганча, 2019 ел Россиядә театр елы буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан лицеебызда узган уку елыннан башлап төрле чаралар оештырылып килә. Әйтик, Театр елына багышланган республикакүләм иҗади фестивале Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәм районыбызның татар теле, музыка, рәсем, технология укытучылары катнашында узды. Фестиваль актлар залында укучыларыбыз чыгышы һәм кунаклар белән танышудан башланды.
-
ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ
Сатыш авылының бер кәкре куллы кешесе яшерен рәвештә комбайн бункерыннан 17 мең сумлык клевер орлыгы урлаган. Шәмәрдәндә яшәүче паркта ике арада килеп чыккан ызгыш вакытында йодрыгы белән авылдашының яңагына суккан. Нәтиҗәдә зыян күрүче казна сөяге сынудан уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.
-
Иман нуры таралсын
Безнең Йосыф Алан һәм Калатау авылларыбыз районыбызның иң гүзәл табигать кочагына урнашкан. Шушы ямьле төбәгебездә яхшы күңелле, иманлы кешеләр яши.
-
ЯЛГАН АРАКЫНЫ ФАШ ИТИК
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне (фактны раслаган фото булуы шарт) акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.
-
УРАЛ ТӨБӘГЕНДӘ КОНФЕРЕНЦИЯ
Узган атнада (23-24 октябрь) Курган өлкәсенең Сафакүл районында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы (җитәкчесе - төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борһанов) Урал аръягы һәм Көньяк Урал тарихын өйрәнүгә багышланган Рәсәйкүләм тарихи-гамәли конференция уздырды.
-
КӨНЕН-ТӨНЕН САКТА
Ведомстводан тыш сак хезмәте оештырылу тарихы 1952 елның 29 октябренә барып тоташа. Аңа кадәр объектларны ведомстволар үзләре саклаган, моның өчен штатта бик күп каравылчылар тоткан. Әлеге вакыт эчендә сак хезмәте зур үсеш кичерә, милек саклауны оештыруда уңай тәҗрибә туплый.
-
Наркоманлыкны кисәтәбез
Район хакимиятенең актлар залында үткәрелгән наркоманлыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында наркотиклар белән бәйле хәл торышы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештыру, актив яшьләрне профилактика эшенә тарту, начар гадәтләргә тартылган балигъ булмаган балаларны иртә ачыклау системасын камилләштерү буенча учреждение җитәкчеләренә методик киңәшләр бирү мәсьәләләре каралды.
-
Ана капиталыннан түләү
2019 елның 9 аенда республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 (Сабада -2 кеше) гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 миллион сум (Сабада –310512,00 сум) тәшкил итте. Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 (Сабада–3) гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.
-
Өйләнешүчеләр арткан
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районыбызда яңа яшь гаиләләр барлыкка килү арткан. Былтыр 9 айда 111 никах теркәлгән булса, быел 1 октябрьгә өйләнешкән яшь парлар саны 134кә җиткән. Яңа гаиләләр барлыкка килү демография вәзгыятендә уңай чагылыш таба.
-
КУКУРУЗ ЧӘКӘНЕ ҖЫЯЛАР
Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгында кыр эшләре кукурузны бөртеккә уру белән төгәлләнә. Хезмәт октябрь аена хас катлаулы һава шартларында бара.
-
КФУ профессоры ноябрьдә һава торышы тотрыксыз булыр дип фаразлый
Юрий Переведенцев температура һәм атмосфера басымы үзгәрешләре булачак дип кисәтте.