Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Наркоманлыкны кисәтәбез

Район хакимиятенең актлар залында үткәрелгән наркоманлыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында наркотиклар белән бәйле хәл торышы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар оештыру, актив яшьләрне профилактика эшенә тарту, начар гадәтләргә тартылган балигъ булмаган балаларны иртә ачыклау системасын камилләштерү буенча учреждение җитәкчеләренә методик киңәшләр бирү мәсьәләләре каралды.

Иң  элек укучылар белән тормышка  ашырылучы республика проектлары турында “Семицветик” психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Алинә Ногманова сөйләде. Хәзерге  вакытта районда мәктәп  яшендәгеләр арасында  психоактив матдәләрне куллануны  кисәтүгә юнәлдерелгән “Мөстәкыйль балалар” проекты эшли. Әйтик,  Шәмәрдән лицее, Икшермә кадет мәктәбе (“Ал  җилкәннәр”), Саба гимназиясе (“Ирбис”), аерым  фәннәрне тирәнтен  өйрәнү мәктәбе (“Ышаныч”) волонтерлары хәрәкәтенә 270кә  якын укучы тартылган. Проектта актив катнашучыларга төрле оешмаларга (мәсәлән, "Ривьера" аквапаркына) ташламалы керү мөмкинлеге биргән карточка тапшырыла. Волонтерлар тарафыннан быел “Кайда үлем сатуларын хәбәр ит!”, “Тәмәкесез Россия”,”Наркотикларга “юк” дип әйт”, ”Легалка үтмәс”, “Сәламәт әни – сау  бала”, “Шәмчекләр саны  синнән генә генә тора”, “Елмаюың белән бүлеш”  акцияләре үткәрелгән. Балалар үзләре оештырган  чараларны тагын да ешрак уздыру һәм башка  учреж­дениеләрне җәлеп итү планлаштырыла.

Полиция начальнигы Фәрит Га­­тауллин агымдагы елның беренче  яртысында наркоманлыкны кисәтү чаралары, “Мәк”  операциясе йомгаклары турында сөйләде. Комиссия әгъзалары “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия  Мөбарәкова массакүләм  мәгълүмат  чараларының,  социаль  челтәрләрнең  сәламәт яшәү рәвешен пропаган­далауда роле һәм әлеге теманы яктыртып бирелгән материаллар турында чыгыш ясадылар. Икшермә кадет мәктәбе-интернаты директоры  урынбасары Гөлшат Петрова  мәгариф  учреждениесе шартларында зарарлы  гадәтләрне профилактикалау  темасын  күтәрде.  Эшлекле утырыш район башлыгы Рәис Миңнеханов  рәислегендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев