Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иман нуры таралсын

Безнең Йосыф Алан һәм Калатау авылларыбыз районыбызның иң гүзәл табигать кочагына урнашкан. Шушы ямьле төбәгебездә яхшы күңелле, иманлы кешеләр яши.

 Калатауга килеп керү белән нурлы мәчетебез каршы ала. Менә иманның, яхшылыкның башы шу­шыннан башлана да инде. Әби-бабайлардан килгән дине­без асылы – Аллаһы Тәгаләне тану һәрбер бәндәгә фарыздыр. Мөселман кешесе һәр эшне «Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһһир-рахмәнир-рахим» дип башлый. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылган һәр эш-гамәл файдалы һәм дәвамлы була. Мин дә язмамны шушы яхшы сүз белән башлап, төбәгебезнең дини тормышы турында уртаклашасым килә.

Авылыбызда 50дән артык хуҗа­лык бар. Барыбыз да мул, җитеш тормышта яшибез. Иман йортыбыз гөрләп эшләп тора. Мәчетебезне төзүгә 2007 елда авылыбызның өлкән кияве Казанда яшәүче Равил абый беренче ярдәмен бирә һәм каен энекәше Рәфис Хуҗинның (урыны оҗмахта булсын)  ниятен тормышка ашырырга булыша. Мәчетебез Рәфис исемен йөртә. Ул Рифат Каюмов һәм Данил Галләмов кебек оста куллы егетләребез  һәм авыл халкы, хуҗалык җитәкчеләре ярдәме белән тиз арада сафка баса. Мәчетебез ачылганнан алып авылыбызның өлкән ир-атлары, яшьләре җомга намазларына теләп йөриләр. Өлкәннәребез Зиннур ага Фәттахов, Гыймран ага Сафин, Рәфис ага Фәсхетдинов -иң мөхтәрәм картларыбыз- бер җомганы да калдырмыйлар. Аларның бердәм мәчеткә йөрүләренә имамыбыз Илфат Рәхимов бик шат. Өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, барлап тора. Шулай ук хатын-кызларыбыз да мәчеткә килеп дин сабакларына өйрәнә. Ураза аенда җәмәгать белән Тәравих намазлары укыйбыз, ифтар мәҗлесләре  дә зур оешканлык белән уза. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәт сәлаллаһу галәйһи вәссәламнең туган ае Мәүлид бәйрәменә дә халык бердәм җыела. Быел да әлеге  чараны  билгеләп үтәргә ниятлиләр. Шушы көннәрдә иман йортыбызга тагын бер куаныч өстәлде, аны газ белән җылытуга көйләдек. Бу эшне тормышка ашыруда аеруча  зур тырышлык куючылар Динар Галимов һәм Айшат Хуҗин булды. Мәчетне җылытуга үз өлешләрен керткән барлык кешеләргә, авылдашларга, «Сабагаз» идарәсе начальнигы Исмәгыйль Ибраһим улына, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Шәйхулла улына, «Юлбат» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Рафэль улына, электрчы Расих Равил улына куйган тырышлыклары өчен Аллаһы Тәгаләнең ярдәме тими калмас, ин шә Аллаһ.

Соңгы ике атнада Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән 15 ләп ир-ат җылы мәчетебездә җомга намазы укыдык. Барчабыз да исән-имин булып, Аллаһы Тәгаләне танып, мәрхүм әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз һәм туганнарыбыз, күршеләребезнең рухлары шат булсын һәм догаларыбызның кабул булуын теләп дога кылдык. Кабуллардан булсын. Мәчетебез эшләсен, халкыбызга иман нуры таратсын дигән теләктә калам.

Мөдәррис Галимов.

Калатау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев