Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ

Сатыш авылының бер кәкре куллы кешесе яшерен рәвештә комбайн бункерыннан 17 мең сумлык клевер орлыгы урлаган. Шәмәрдәндә яшәүче паркта ике арада килеп чыккан ызгыш вакытында йодрыгы белән авылдашының яңагына суккан. Нәтиҗәдә зыян күрүче казна сөяге сынудан уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Байлар Сабасында  яшәүче  исерек хәлдә шәхси йортта Теләче авылыннан  килгән хатын-кызга үтерү белән  янаган, кухня пычагы белән тәненә җәрәхәтләр ясаган.

Шәмәрдәндә яшәүче исерек хәлдә чит кешесенең капка төбендә торган машинасын кабызып алып  киткән һәм идарәне югалтып, юл читенә  төшкән. Шундый  ук хәл Олы  Нырты авылында да булды. Кукмара районы  кешесе аек булмаган  килеш шәхси хуҗалык гаражындагы автомобильне алып китә, әмма  йөртә алмыйча шул ук гаражга  килеп бәрелә.

Татар Икшермәсе авылында яшәүче, миграция законнарын бозып, Казахстан гражданинын законсыз рәвештә үзенең йортына пропискага керткән.

Әлеге  фактлар буенча җинаять эшләре  кузгатылды.

Газета  укучыларның игътибарын тагын бер фактка  аеруча  юнәлтәсе  килә. Билгесез кеше кредит рәсмиләштерү сылтавы белән банк картасыннан  файдаланып, Байлар Сабасында  яшәүченең 150 мең  сум акчасын  урлый. Мондый  хәл районыбызда инде икенче тапкыр кабатлана. Шуңа  күрә гражданнарның кесә телефоны, интернет аша  мошенниклык итүчеләрдән  сак булуларын  сорыйбыз. Әллә ниләр вәгъдә итеп билгесез абонент номерларына акча   күчерергә тәкъдим итүчеләргә беркайчан да  алдана    күрмәгез. Бер мизгел эчендә бөтен  акчагыздан колак кагуыгыз бар.

Людмила Юзеева,

штаб начальнигы

Фото: twitter.com/gornyak22_ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев