Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өйләнешүчеләр арткан

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районыбызда яңа яшь гаиләләр барлыкка килү арткан. Былтыр 9 айда 111 никах теркәлгән булса, быел 1 октябрьгә өйләнешкән яшь парлар саны 134кә җиткән. Яңа гаиләләр барлыкка килү демография вәзгыятендә уңай чагылыш таба.

Быел 51 гаиләдә – беренче, 64 гаиләдә –2нче, 42 гаиләдә 3нче бала туган. Унтугыз йортта 4нче  яки 5нче бәбиләре туен билгеләп үткәннәр. Шулай да районда балалар туу чагыштыру  чорына  карата 49га кимрәк. Тугыз айда 80 малай, 96 кыз дөньяга  килгән (былтыр барысы –225). Шул  ук вакытта, тагын да  аянычы – таркалган гаиләләр  саны  арту  ягына   үзгәргән. Ел башыннан 56 гаилә таркалган (былтыр бу чорда – 31). Тугыз  айда районда 176 кеше  вафат булды, былтыр бу  чорда 225 иде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев