Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КОНТРАКТЧЫ АЗАТ

Бу көннәрдә Миң­гәр авылында Сөләйма­нов­лар гаиләсендә зур шатлык. Уллары Азат, хәрби бурычын үтәп, туган ягына кайтты. Казан аэропортында аны туганнары, дусла­ры каршы алды. Моңа аерым игътибар бирүебезнең хикмәте шунда, сроклы солдат хезмәтендә булучылардан аермалы буларак, Азат хәрби бурычын контракт буенча үтәде. Ә андый егетләр районда бик күп түгел. Шуңа да Сөләймановлар уллары белән хаклы горурлана ала.

 –2017 елда аграр  көллиятне тәмамлагач, армиягә контракт­ник булып  китәм дип  йөрде,– дип   сүз башлады әнисе  Гөлшат ханым. – Безнең җибәрәсе  килмәде  инде. Ике елга бит, шуңа   күрә каршы да  килдек  башта.  Иң  элек хәрби комиссариатка  чакырып   безнең ризалыкны  сорадылар. Азат, әни-әти, риза буласыз яме, мин барыбер контрактник булып китәм, бурычымны үтим,  дип безне кисәтеп  куйды.  Ахырчиктә улыбызның  теләгенә каршы  кил­мәдек. Авылда эшләп  йөргән вакыты иде. Әни, мин китәм  повестка   килде дип шатланып кайтты.  2017 елның 17 ноябрендә озаттык,­ бик  читен  булды. Азат башта Свердловск­ өлкә­сен­дәге  Елань хәрби час­тенда  “учебка”да бул­ды. Ан­нары  аларны Таҗикстанга озаттылар,  Кургантүбәдәге хәрби частьта хезмәт итте.  Кайтуын түземсезлек белән көтеп  алдык.  Кайтам дигән хәбәр булгач,  бер атна Дүшәмбедән Казанга самолет очканын  көттек.  Бүген бик күңелле  чагыбыз...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев