Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УРАЛ ТӨБӘГЕНДӘ КОНФЕРЕНЦИЯ

Узган атнада (23-24 октябрь) Курган өлкәсенең Сафакүл районында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы (җитәкчесе - төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борһанов) Урал аръягы һәм Көньяк Урал тарихын өйрәнүгә багышланган Рәсәйкүләм тарихи-гамәли конференция уздырды.

Конференция эшендә Татарстан, Башкортстан, Марий-Эль Республикалары, Свердловск, Чиләбе, Омск, Киров, Курган өлкәләреннән профессиональ тарихчылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты. Эш барышында 52 чыгыш тыңланды, махсус резолюция кабул ителде. Бу чарада безнең районның Юлбат авылыннан төбәк тарихын өйрәнүче Илдар Сафин катнашып, Оренбург Каргалысына   1744 елда нигез салган Байлар Сабасы сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин һәм аның белән килгән Саба ягы кешеләре турында чыгыш ясады.

Фото: agenda-u.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев