Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Театр яктылыкка, нурга илтә...

Мәгълүм булганча, 2019 ел Россиядә театр елы буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан лицеебызда узган уку елыннан башлап төрле чаралар оештырылып килә. Әйтик, Театр елына багышланган республикакүләм иҗади фестивале Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары һәм районыбызның татар теле, музыка, рәсем, технология укытучылары катнашында узды. Фестиваль актлар залында укучыларыбыз чыгышы һәм кунаклар белән танышудан башланды.

Ләлә Әхсәнова, Лилия Харрасова  җитәкчелегендә чыгыш ясаган укучыларыбызның җыр- биюләре  кунакларыбыз күңеленә хуш килгәндер. Икенче өлеш укытучылар һәм укучылар өчен Г.Камал театры артистлары оештырган мастер- класслар белән дәвам итте.  Актерлык сәнгате буенча ТР атказанган  артисты Алмаз Сабирҗанов чыгыш ясады. Режиссура, сәхнә осталыгына  барыбызга яхшы таныш  ТР халык артисты, РФ атказанган артисты  Илдар  Хәйруллин өйрәтте. Халык артисты,  ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе  Фуат  Әбүбәкеров музыка буенча мастер-класс уздырды.  Иң яшь артист Артур Шәйдуллин   укучылар, кунакларга замана биюләре серләрен ачты. Ә ТР халык артисткасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе,  театр музее директоры Луара  Шакирҗанованың чыгышы театр тарихына багышланган иде  Мастер-класслар төгәлләнүгә,  кунаклар лицеебызның туган якны өйрәнү музее белән таныштылар.  Татар теле, әдәбияты укытучылары  кунакларны  халкыбызның онытылып барган  гореф-гадәтләре, милли йолалары белән таныштырдылар.Иҗади фестиваль-очрашу  истәлек фотолары һәм бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Иҗади очрашуны оештыруда башлап йөргән укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Гыймадеевага укучылар да, килгән кунаклар да рәхмәтле калды.

Энҗе Галиуллина,

Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев