Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күз яшьләре аша рәхмәт әйтәләр”

ТР президенты инициативасы белән игълан ителгән «Ярдәм янәшә!» акциясе барышында республикабызда яшәүче 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы тапшыру максаты куелган иде. Әлеге ярдәмнең ике партиясе май аенда таратылды. Узган атнада районыбызга җыелмаларның чираттагысы- өченчесе кайтты.

undefined

Билгеле булганча, әлеге җыелмаларны керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән югары булган өлкәннәр, 8 яшьтән олырак балалары булган аз керемле гаиләләр, әтиләре алимент түләүдән читләшкән гаиләдә яшәүче балалар һәм эпидемия чорында авыр тормыш хәлендә калган башка төр категория гражданнарга тапшырыла. Бу юлы да җыелмада көндәлек кулланыштагы 12 төр азык-төлек продуктлары: ит, балык консервлары, ярмалар, май, токмач, он, шикәр комы, баллы тәм-томнар салынган иде. Саба спорткомплексы янына иртәнге якта ук килеп туктаган олы йөк машинасындагы тартмаларны волонтер егетләр җәһәт кенә тигез рәтләргә тезеп куйдылар. Иртәнге 7 дән соң җыелмаларны адресатларына тапшыру өчен авыл җирлекләре башлыклары алып китә барды. Хәйрия тартмаларын алырга иң беренчеләрдән булып килгән шәмәрдәнлеләр башкалардан кеше саны белән генә түгел, махсус атрибутикалы киемнәрдән булулары белән дә аерылып торалар иде. «Ярдәм янәшә!» акциясе җыелмаларын мохтаҗларга Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр үзәге каршындагы волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр төркеме өләшә икән. Бу юлы да 123 капны Шәмәрдәнгә, Мичәнбашка, Кырбашка тиз арада таратып бетерүне оештыра алганнар. “Бигрәк тә күпбалалы гаиләләр сөенә бу ярдәмгә. Җылы сүзләр белән күз яшь­ләре аша рәхмәт әйтеп озатып калалар. Без авыр хәл­леләргә гадәти көннәрдә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Дарулар, башка кирәк-яракларны өйләренә алып кайтып бирәбез, хәлләрен белешәбез”- ди үзәк белгече Алисә Гомәрова. Ки­те­релгән ярдәм өчен ихлас рәхмәт сүзләре бу көн­не районыбызның 540 гаи­ләсендә яңгырады. Яр­дәмнең дүртенчесе дә озак көттермәс. Илдәге вәгыять кенә җайлансын.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев