Лесхозда узган атнада урманчыларның хисап киңәшмәсендә 80нән артык хезмәт алдынгысын хөрмәтләделәр
Саба урманчыларының узган атнада булган хисап киңәшмәсе Октябрь революциясе, «Почет билгесе» орденнары һәм күп кенә медальләр кавалеры, “РСФСРның Атказанган урманчысы» һәм «Татарстан АССРның Атказанган урманчысы” Нургали Миңнехановны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Слётта катнашучылар 2022 елга бурычларны да легендар остазлары өйрәтеп калдырганнардан чыгып билгеләделәр. Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин чыгышында әйтелгәнчә, 2021 елда дәүләт урман фондында – 94, ерганаклы тау битләрендә 1400 гектарда яшь үсентеләр утыртылган һәм тәрбияләнгән. Агачларны корткычлардан, янгыннардан саклау чаралары күрелгән. Барысы 774 миллион сумлык товар җитештерелеп сатылган, районда бюджет формалаштыручы учреждение буларак, 126 миллион сум салым түләгәннәр. Урманчылыкларда 475 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 36 мең сум тәшкил иткән.
“Коллектив көчле, белгечләр үз урынында. Хәзер механизаторлар чылбырлы-тәгәрмәчле тракторларны язгы кыр эшләренә әзерли. 2022 елга чыккач урманчылар 12 тонна нарат, чыршы күркәсе җыеп, 112 килограмм ылыслы агач орлыгы тупланды. Җитештерүгә килгәндә, 17 мең кубометр агач киселеп мәйданчыкларга урнаштырылды. 2022 елның 1 гыйнварыннан урман кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә хәзер урманчылыкларда әзерләнгән агач биржалар аша сатылырга тиеш. Эш яңа кагыйдәләр буенча бара. Коллектив быел да сынатмас, министрлыкның, район башлыгы Рөстәм Нургалиевичның булышлыгын тоеп, киңәшләрен тотып, эшне дәвам итәбез”,– диде баш урманчы һәм иң элек ветераннарны бүләкләде.
2021 елда ярыш нәтиҗәләре буенча 135 гектарда агачлар утырткан, 220 гектарда яшь үсентеләрне тәрбияләгән, 45 миллион сумлык товар җитештергән Курса урманчылыгы җиңүче дип табылган. Икенче урында – Кукмара, 3нчедә Сабабаш урманчылыклары. Бу коллективларга акчалата премияләр тапшырылды.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында алдынгылыкны саклау җиңел түгеллеген искәртте һәм эш алдынгы технологияләргә таянганда гына уңышлы барачагын әйтте.
“Республикада утыртыла торган урманнарның 70-80 проценты сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Яңалыкка омтылып зур эшләр башкарасыз, дәүләтебез булышлыгы белән агачларны эшкәртүдә роботларны куллану авыр хезмәтне җиңеләйтә. Без цифрлаштыруга таба барабыз, моны дөрес кабул итәргә һәм яңача эшләүгә әзер булырга кирәк”,– диде ул.
Слетта катнашкан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәт алдынгыларын хөрмәтләүнең иң яхшы формасы Сабада икәнлеген билгеләп үтте.
“Сезнең һәркайсыгыз узган елда куелган максатларга ирешүдә зур өлеш кертте. Саба урманчылары республикада ел саен беренче урыннарда бара. Ветераннарны да онытмыйсыз. Без дә урманчы династияләрен кайтартуны кирәк дип саныйбыз. Күптән түгел шушы проектны яклап, Россия экология һәм табигатьне саклау министрлыгына инициатива керттек. Урманчыларыбыз моңа лаек”,– диде министр хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп.
Федерация Советы хуплаган закон проекты кадрлар мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Урман эшенә табигатьне яраткан кешеләр генә бара, ә алар нәкъ менә урманчылар гаиләләрендә тәрбияләнгән балалар.
Алдынгылар тырыш хезмәткәрләре өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районының Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Соңыннан 30 урманчыга “Иң яхшы һөнәр иясе” медальләре тапшырылды. Слетны Лесхоз үзешчәннәре, “Риваять” фольклор ансамбле чыгышлары ямьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев