2 март 2022 яңалыклары
-
3 мартка һава торышы
3 мартта Татарстанда аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -7..-12˚, аязганда -17˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
“Хәерле язлар, икмәкле җәйләр килсен”
Сәхифәбез “Симет” җәмгыятенә багышлана.
-
Татарстанда телевидение тапшыруларында өзеклекләр барлыкка килергә мөмкин
Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 22 февральдән 16 мартта 11:57дән 13:05ка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә кояш интерференциясе белән бәйле рәвештә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшенең кыска вакытлы начараюы мөмкин.
-
Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4 укучыбыз уңышлы нәтиҗәләргә иреште
27 нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште.
-
Лесхозда узган атнада урманчыларның хисап киңәшмәсендә 80нән артык хезмәт алдынгысын хөрмәтләделәр
Саба урманчыларының узган атнада булган хисап киңәшмәсе Октябрь революциясе, «Почет билгесе» орденнары һәм күп кенә медальләр кавалеры, “РСФСРның Атказанган урманчысы» һәм «Татарстан АССРның Атказанган урманчысы” Нургали Миңнехановны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
-
Рөстәм Миңнехановка «Россия дөнья фонды — 60 ел» юбилей медален тапшырдылар
Әлеге карарны фондның идарәсе Рөстәм Миңнехановның Россия халыкара абруен ныгытуга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, кабул иткән.
-
Тимершык авыл җирлегендә Гәрәев Ильнур Габделбәр улы истәлегенә волейбол ярышы оештырылды
Командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.
-
Apple Pay түләүләр системасы Россиядә эшләми башлады
Хәзер Россиянең рәсми сайтында Apple гаджетларын сатып алу мөмкин түгел.
-
Эзмә авыл җирлегенең кышкы спартакиада һәм чаңгы ярышлары нигезләмәсе
Ярышлар 5 март көнне 10:00 сәгатьтә Эзмәдә узачак.
-
Теләчәдә «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, аның янында тагын өч машина бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр бар.
-
Мамадыш шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Снежность-2022» республика классификация ярышлары узды
Саба районының «Олимп» спорт мәктәбе укучылары бу ярышта бик яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар яуладылар.
-
Сатыш авыл җирлегенең кышкы спартакиада нигезләмәсе
Ярышлар 6 март көнне 09:30 сәгатьтә Сатышта узачак.
-
Татарстанда март аенда явым-төшем күп булачак
Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә.
-
Россия Федерациясе законнарын куллану практикасы турында, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу мәсьәләләре буенча Коррупциягә каршы тору турында
Аерым категория затлар өчен коррупциягә каршы законнар (алга таба – хезмәткәрләр, хезмәткәрләр) мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча чаралар күрү бурычы билгеләнгән, аны үтәмәү ышаныч югалуга бәйле рәвештә эштән азат ителгәнче җаваплылык чарасын куллану өчен нигез булып тора.